Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:54

Йәмәндә сугыш көчәеп китте


Йәмәннең башкаласы Санада ил президенты Гали Габдулла Салих тарафдарлары һәм аңа каршы чыгучылар арасында каты бәрелешләр яңадан башланып китте.

Хәбәр ителгәнчә, сугыш Салихның улы җитәкләгән Республика гвардиясе һәм оппозициягә күчкән бер генерал гаскәрләре арасында бара.

Президент сарае янында хәзер көчле шартлаулар һәм атышлар ишетелә.

Йәмәндә 30 елдан артык идарә иткән Гали Габдулла Салих күптән түгел генә Согуд Гарәбстаныннан кайтты. Моннан соң илдә ярты ел дәвам иткән бәрелешләр яңадан көчәеп китте.

XS
SM
MD
LG