Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

Бу, әлбәттә, риторик сорау. Милли басмалар таба алмаган, милли мәгариф юклыгына зарланган, мәчет салуга акча таба алмаган күп кеше аңа уңай бер җавап алырга тели.


Казанга булган сәфәрем әле дә хәтердә. Поезддан төшү белән татар телендә гәҗит яки журнал эзли башладым. Ходаем, никадәр күп монда матур-матур ялтыравык тышлы журналлар, төрле-төрле гәҗит-фәлән, Казанныкы, Мәскәүнеке һәм тагын әллә-нинди илләрнеке.

Ләкин күпме генә эзләсәм дә, Казанның бер җирендә дә туган телебездә басмалар таба алмадым. Сатучы марҗалар, иреннәрен күпертеп, булганы да юк, дигәндәй җаваплар гына бирде. Хәер, Ирек мәйданында бер киоскта сатылырга тиеш, дип әйттеләр, ләкин ул да бикле булып чыкты.

Инде татарча китаплар эзли башладым. Китап кибетләре күп, ләкин берсендә дә татар телендә китап булмады. Аллага шөкер, шәһәрнең үзәгендә бер зур гына кибеттә аларын таптым. Ул вакытта бер чемодан тутырып дүрт томлы урысча-татарча сүзлекләр, эре-эре аңлатмалы сүзлекләр һ. б. алып кайткан идем.

Җае чыгып, бер журнал редакциясендә эшләгән кеше белән танышырга туры килде, һәм мин үземне борчыган шул сорауны аңа бирдем – нигә Казанда (республика буенча да шулайдыр инде) ана телендә басма продукция сатылмый. Ул әйтүенчә, эш шунда икән: журнал, гәҗит һәм башка периодиканы ничә кеше язылган, шуның кадәр генә чыгаралар имеш. Артыгын чыгарсаң һәм сатылып бетмәсә, салым органнары белән аңлашуы четерекле була икән.

Күренә ки, нинди уңайлы позиция сайлаганнар милләттәшләр: бармак белән санаулы гына гәҗит-журналларыбыз бар, алары да 4-5 мең данәдән артыгы чыгарылмый, чөнки, алла сакласын, сатылмый калуы бар. Ә без татар телебезне саклау турында сөйләнәбез.

Әлбәттә, базар мөнәсәбәтләре аякка сугадыр, анысы бар. Ләкин икенче яктан, татар милләтен саклап калу эшендә, иманым камил, акча табарга кирәк. Һәм бар ул акча. Республика яхшы гына эшли, икътисады көчсез түгел, бары тик милләтебезне саклау постына куелган кешеләр генә татар җанлы түгел, яки бөтенләй татар түгел.

Уйласаң, милләтне Мәскәү кыса, фәлән-төгән, дигән сүз күп, баксаң, ул сүзләр урындагы башлыкларның, функционерларның кирәгенчә эшлисе килмәгәнлекләрен генә аңлата. Чөнки әлегә ул кадәр кысу юк, ишекне япсалар, тәрәзәдән чыгарга була. Спортка табалар, анысы да кирәктер. Ләкин ул гына безгә ярдәм итмәс.

Ә бит татарча басмалар бөтен җирдә тулып ятарга тиеш, аны сатып алучы кешеләр дә күп булачак. Сатылмый калса да бәла түгел: бер ай үткәч, һәр сатып алучыга шуны ияртеп бирергә булачак. Йә инде китапханәләргә җибәрергә. Әлбәттә, моның өчен республика хөкүмәте өстәмә рәвештә акча бүләргә тиеш. Һәм ул акчаның исән-имин кирәкле эшкә сарыф ителүен дә тикшереп торырга тиеш.

Тагын бер сүз татар эшмәкәрләре турында әйтәсе килә. XX гасырның башларында татар мәгърифәтендә зур күтәрелеш булганы билгеле. Һәм моны Русия хөкүмәте акчасына эшләмәгәннәр. Хөкүмәт татарга, гомумән, бер тиен дә бүлеп бирмәгән. Ә гәҗит-журналлар бөтен Идел-Уралда күпләп чыккан. Ул гына да түгел, спонсорлар акчасына мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән.

Ә хәзер нәрсә? Безнең бизнесменнарыбыз элеккедән күбрәк һәм баерактыр. Ләкин кайсысы милләткә файда күрсәтә? Аңлашыла, әлбәттә, аларның күбесе кичәге авыл малайлары, шуңа күрә буржуаз тәрбия алмаганнар. Ә шулай да, азрак оялырга кирәк, чөнки һәр чорда да, һәр халыкта да милләт язмышын зыялылар белән бергә буржуазия дә кайгырткан. Ә кайда безнең шундый чын капиталистларыбыз? Алар бик аз. Ә бит халык теленә, тарихына кереп калыйм дисәң, хәлеңнән килгәнчә милләт өчен тырыш, шул вакытта халык сине йөз еллардан соң да онытмас.

Бу җәһәттән, үзебезнең Красноуфимски шәһәрендәге бер урыс эшмәкәрен мисал итеп китерергә була. Бу кешенең берничә кибете бар һәм ул “Знак вопроса” дигән гәҗит чыгара. Күпмесендер сата, калганын китапханәләргә, мәктәпләргә бушлай тарата.

Мин үзем дә үз акчама ел ярым буе татарча “Кызыл яр” исемле атналык гәҗит чыгарып карадым. Ләкин эшмәкәр булмагач, башкалар булышмагач, акча җиткереп булмады һәм туктатырга туры килде. Мин монысын шуңа гына язам – кайсыбер акыллы башлар, кешене өйрәтәсең, үзең нәрсә эшләдең әле, дип бәйләнергә ярата.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG