Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Интерпол Мөәммәр Каддафинең улы Саадине дөнья буйлап эзли


Интерпол Либия диктаторы Мөәммәр Каддафинең улы Саадине кулга алу турында карар чыгарды.

Бу таләп белән элек илнең яңа хакимиятләре чыкканнар иде. Алар Саади Каддафине Либия футбол федерациясе башлыгы заманында һәм хәзерге сугышта җинаятьләр эшләүдә гаепли.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Саади хәзер Нигерда качып ята. Аның әтисе кайда икәнлеге әлегә билгеле түгел. Каддафи яклы көчләр кулында Либиянең берничә шәһәре генә кала.

XS
SM
MD
LG