Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Тимошенко мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте


Юлия Тимошенконы яклаучылар аны иреккә чыгаруны таләп итә

Юлия Тимошенконы яклаучылар аны иреккә чыгаруны таләп итә

Киевның Печера мәхкәмәсендә экс-премьер Юлия Тимошенко процессы тәмамлана. Бүген сүз гаепләнүченең үзенә бирелде.

Тимошенко сүзләренә караганда, аңа хөкем карары инде күптән язылган. Чөнки Виктор Янукович экс-премьерны куркыныч конкурент итеп саный. Ул бүген бөтен гаепләүләрне тагын кире какты.

Тимошенко адвокатлары мәхкәмәдән экс-премьерны аклау хөкем карарын чыгаруны үтенә. Гаепләүчеләр исә аны 7 елга иректән мәхрүм итүне сорый.

Тимошенко Русия белән газ килешүен имзалаган вакытта вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаепләнә.

Кайбер мәгълүматларга караганда, мәхкәмә үз карарын иртәгә үк белдерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG