Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия кризиска каршы планны раслады


Ангела Меркель Бундестагтагы сайлау вакытында
Ангела Меркель Бундестагтагы сайлау вакытында
Германия парламентының Түбән пулаты – Бундестаг – Европа финанс тотрыклылыгы фондын киңәйтү һәм анда Германиянең өлешен арттыру турындагы планны раслады.

Ангела Меркель хөкүмәте язмышы өчен мөһим саналган әлеге сайлауда уңай карарын 523 депутат белдерде, 85 депутат исә каршы чыкты.

Европа илләрендә бурычлар кризисына каршы тору өчен төзелгән әлеге фонд күләме 440 миллиард евродан 780 миллиардка хәтле җиткереләчәк. Аның 211 миллиард евросын Германия бирәчәк.

Яңа планны евро кулланган 17 ил парламентлары расларга тиеш. Германиядән тыш бу үзгәрешләрне кичә Финляндия депутатлары яклады.
XS
SM
MD
LG