Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәхрәйн чуалышларда катнашучыларга хөкем карарлары чыгарды


Бәхрәйн мәхкәмәсе илдә ел башында узган чуалышлар буенча хөкем карарларын чыгарды.

Бер гыйсьянчыга полиция хезмәткәрен үтергәне өчен үлем җәзасы бирелгән.

20 табиб һәм шәфкать туташы, кайберләре 15 елга хәтле, ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар хәзерге хакимиятне бәреп төшерү максатыннан халык арасында коткы таратып йөрүдә һәм дини каршылыклар тудыруда гаепләнә.

Хокук яклаучылар сүзләренә караганда исә, табиблар бары тик үз эшен башкарганы өчен хөкем ителгән.

Бәхрәйн - сөнниләр идарәсендәге бер патшалык. Илдә яшәүчеләрнең күпчелеге шигыйлар. Узган февраль һәм мартта хәзерге хакимияткә каршы чыгучылар шигыйларның хокуклары өчен көрәшкән иде.
XS
SM
MD
LG