Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Барыев Олимпия комитетындагы бер вазифасыннан алынды


Татарстанның элекке спорт министры Марат Барыев Русия Олимпия комитеты (РОК)-ның башкарма мөдире вазифасыннан алынды.

Бүгеннән бирле комитетның баш секретаре һәм башкарма мөдире вазифаларын аерым кешеләр башкарачак. Моңарчы бу эшчәнлекләр Марат Барыев карамагында иде.

Шулай итеп Татарстанның элекке спорт министры РОК-ның бары тик баш секретаре генә булачак.

Башкарма мөдир вазыйфасына исә Русия футбол берлегенең вице-президенты Николай Толстых куелды.
XS
SM
MD
LG