Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:52

Төркия Русия газыннан баш тартырга мөмкин


Әгәр Русия хакимиятләре газ өчен бәяләрне төшермәсә, Төркия Мәскәү белән имзалаган ягулык килешүләреннән баш тартырга мөмкин. Бу турыда илнең Энергетика һәм табигый ресурслар министры Танәр Йылдыз белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Анкара Русия белән газ өлкәсендә инде 25 ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Декабрьдә соңгы килешүнең вакыты чыга. Әгәр Русия газга бәяләрен төшермәсә, яңа килешү төзелмәчәк, диде Йылдыз.

Төрек матбугаты язганча, Анкара күптән инде Мәскәүдән бәяләрне төшерүне сорый. Ләкин «Газпром», киресенчә, бәяләрне күтәреп кенә тора иде. Соңгы берничә ел эчендә алар 39 процентка артты.

Төркияилдә үзләштергән газның 60 процентын Русиядән сатып ала. Ягулык илгә Кара диңгез төбеннән узган «Зәңгәр агым» газүткәргеч торбасы аша килә.

XS
SM
MD
LG