Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

24 сентябрь көнне Путин белән Медведев беравыздан кемнең президент буласын алдан ук сөйләшеп куйган булуларын белдерде. Әлеге сүзләрдән соң моңа кадәр аларның халыкны алдап килгәне ачыкланды. Халыкта хакимият сүзләренә ышанмаучылык арта.


24 сентябрь көнге “Бердәм Русия” фиркасе җыелышында, Русиянең 2012 елдагы президент сайлавына хәзерге премьер Владимир Путинның кандидат итеп тәкъдим ителүеннән соң, кайберәүләр халыкны алдау турында сөйли башлады.

Чөнки президент та, премьер да моңа кадәр, Русия президенты киләчәктә билгеләнәчәк дип әйтеп килсәләр, ул җыелышта икесе дә беравыздан бу хакта баштан ук сөйләшеп куйган булуларын бәян итте. Казанлылар исә, Мәскәү Кирмәне тандемының ялганына халык ияләнде инде, дип белдерә.

26 сентябрь көнне “Московский комсомолец” газетында Александр Минкинның Русия президентына атап язган хаты басылып чыкты.

Автор үз хатын сезгә “хөрмәтле президент” дип түгел, ә Владимир Владимирович, дип эндәшәм дип башлый. Чөнки мондый хатларны өч ел ярым буена “хөрмәтле президент” дип яздык инде, ди ул. Ниһаять чынбарлык ачыла башлады, дип дәвам итә Минкин.

“Президентлыкка кандидатның кем булачагы ник әйтелмәде?”

"Сез бит “Бердәм Русия” фиркасе җыелышындагы үз чыгышыгызда “Алга таба нишләячәгебез, нинди эш белән шөгыльләнәчәгебез, (ягъни Путин белән Медведев турында сүз бара) моннан берничә ел элек үк килешенеп куелган иде”, дип белдердегез, ди автор.

Минкин шунда ук бу җыелыштагы Медведевнең чыгышына да урын бирә. Әлеге чыгышта Медведев та кыскача гына алга таба кемнең нинди җитәкчелек вазифасын башкарачагы турында Путин әйткән сүзләрне раслап куя. Без чыннан да бу темада алдан ук килешкән идек, ди.

Әмма моның белән беррәттән, президент үз чыгышын, без һәрвакыт бары тик дөресен генә сөйләдек, дип тәмамлый.

“Көнбатышта халыкны алдау импичмент белән тәмамлана”

Минкин Медведевнең соңгы җөмләсен исә бик тупас дип бәяли. Көнбатышта мондый төрдәге "дөреслек"нең нәтиҗәсе импичмент белән тәмамланыр иде, ә бездә исә “сәяси жанр” булып санала, дип белдерә ул.

Минкин үз язмасын Русиянең ике җитәкчесенә дә атап, "сез дүрт ел буена халыкны алдадыгыз", дип эндәшә. "Чөнки уннарча, ә бәлки йөзләрчә мәртәбә, “Киләсе президент кем булыр?”, дигән сорауларга, сез һәрвакыт, “Бу теманы утырып сөйләшәчәкбез”, дип әйтә килдегез, бактың исә сез инде күптән бу мәсьәләне хәл итеп куйгансыз икән", ди Минкин.

“Халык фикере мөһим түгелме?”

"Ә бит дүрт ел буена Медведев кемнең президент булачагын алга таба карар кылачакбыз, иң мөһиме – кешеләр фикере, дип әйтеп килде. Ә карар күптән кылынган булган икән. Кешеләр фикеренә колак салуны бөтенләй кирәк дип тапмагансыз икән.

Кайда Конституция? Кайда монда халык теләге? Зуп-зур ил, 140 миллион халык яши. Ә сез икегез: берегез күрсәтмә биргән, икенчегез башын селкеп раслаган. Һәм эшләде дә.

Шулай ук президент мөддәтенә ике елны да өстәп куйды. Сезнең өчен тырышты инде. Дүрт ел иде алты елга әйләнде. Икегә тапкырласаң унике ел була. Унны да өстәргә була иде, бер караганда. Дума барыбер раслаган булыр иде", ди автор.

Минкин сүзләренчә, алдан килешеп ярыш уздыруны, спортта пычрак алдау дип атыйлар. Җанатарлар футбол, бокс дип уйлый, ә футболчылар һәм боксчылар урынына акчалар очыша, дип чагыштыра ул.

"Мәңгелеккә дип килгән"

"Сез бит 12 елга гына түгел – мәңгелеккә дип килдегез. Бу бит метафора. Сез бит бу рокировканы планлаштырганда, җәмәгатьчелек сорашып-белешүләренә дә, сәясәткә дә, икътисадка да карап тормадыгыз.

Киләсе 12 елга, күпчелек кеше уйлаган кебек, сез планетаның иң көчле кешесе булачаксыз. Иң яхшысы – үзегезгә мәңгелек сатып алыгыз, ә сайлау һәм үзегездән соң булачак дәвамчылар мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителәчәк", дип язмасын йомгаклый Александр Минкин.

Габидуллин: “Мәскәү Кирмәне халыктан курка”

Казан журналисты Илдар Габидуллин, Мәскәү Кирмәне тандемының бу чыгышларын Русия сәясәтенә хас күренеш, дип атый. Русия җитәкчеләренең халыкны президент темасында алдавы бераз курку аркасында барлыкка килде, дип саный ул.

"Президентка кандидатның моңа кадәр рәсми рәвештә игълан ителмәвенең сәбәбенә килгәндә, Путинны һәм “Бердәм Русия” фиркасен теләмәүчеләр саны шактый.

Гомумән, аларның хакимияттә булуын теләүчеләр бармы икән, дигән сорау да куярга кирәк әле монда. Менә шуңа күрә дә Путинның президентлыкка кандидат булачагын “сер” итеп саклаганнардыр. Халыкның баш күтәрүеннән курыктылар", дип белдерә Казан журналисты Илдар Габидуллин.

Зәйнуллин: “Русиядә намуслы сәясәт юк”

Ә менә икенче бер казанлы Зөфәр Зәйнуллин, Путин белән Медведевнең Русия президенты вазифасы турында әйткән сүзләрен, аларның сәяси рокировка ясаячагын халык барыбер сизенә иде инде, ди.

"Медведев һәм Путинның алдан ук кемнең президентлыкка кандидат булачагы турында сөйләшкән идек дип әйтүләре, аларның алдакчы булуларын күрсәтә.

Минем сәясәттә намус дигән төшенчәнең юк дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Бер сәясәтче дә дөресен әйтми. Күз буйыйлар. Путин бит президент вазифасына беренче тапкыр керешкәндә, Русия халкына яхшы тормыш вәгъдә иткән иде. Менә дистә елдан артты инде, аның бу сүзен тормышка ашыра алганы юк әле.

Әгәр кеше бер алдаган икән, аны төзәтеп булмый инде. Костюмны, галстукны алмаштырып була, әмма Путин үзенең гадәтен алмаштыра алмый инде. Хәрби кеше – хәрби кеше инде, ни әйтсәң дә. Ул хәрби эшне генә белә", дип белдерә Зөфәр Зәйнуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG