Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

Йәмән президенты оппозициянең хакимияткә килүе белән килешмәячәк


Гали Габдулла Салих

Гали Габдулла Салих

Йәмән президенты Гали Габдулла Салих китүеннән соң оппозиция сайлауларда катнашу рөхсәтен алса, ул хакимияттән баш тартмаячагын белдерде. Салих бу турыда Американың Time һәм Washington Post гәҗитләренә интервью биргәндә әйтте.

Салихның сүзләренә караганда, әгәр ул киткәннән соң оппозиция хакимияткә килсә, бу дәүләт түнтәрелеше белән бер булачак.

Салих соңгы өч ай эчендә Согуд Гарәбстанында яшәде. Анда ул баш күтәрүчеләрнең һәҗүме вакытында алган яраларын дәваларга дип барган иде. Салихның кайтуын гыйсьянчылар яңа протест чаралары белән каршылады. Илбашы тарафдарлары коралланган кабиләләр һәм алар ягына күчкән хәрбиләр белән көрәшә.

Йәмән президенты моңарчы Фарсы култыгы гарәп илләре тарафыннан төзелгән хакимиятне тыныч юл белән тапшыру планын инкарь итеп килде.

XS
SM
MD
LG