Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

"Кирмән янындагы төзелеш мәдәни катламны юк итте"


Маркс-Батурин урамнары киселешендә күпкатлы паркинг төзелеше, 30 сентябрь 2011

Маркс-Батурин урамнары киселешендә күпкатлы паркинг төзелеше, 30 сентябрь 2011

Казан активистлары Кирмәннең саклана торган өлешенә зыян килә, мөмкин булган археологик ачышлар ясалмый калды, дип чаң суга.


Татарстан президенты башкаланың җимерелгән тарихи урамнарыннан экскурсияләрдә йөреп, шәһәр үзәгендә төзелешләрне вакытлыча туктатып тору турында боерык бирсә дә, ара-тирә эшләр дәвам итә икән.

Әле күптән түгел генә корылышларны күзәтүче оешма вәкилләре шәһәр үзәгендә барган төзелешне тикшерергә кергәндә, Кытайдан килгән канунсыз мигрантларга тап булган иде.

Инде хәзер шәһәр үзәгендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән борынгы Кирмән төбендә берничә катлы машина кую урыны төзелеше бара.

Археологлар белми калган

Казанның шәһәр идарәсеннән ерак түгел, Кирмән дивары янында гына зур чокырның казылуын төзелешкә рөхсәт бирергә тиеш булган Тарих институты Археологик эзләнүләр үзәге хезмәткәрләре тәрәзәдән күреп кенә белгән.

Канун, тарихи яктан саклана торган урыннарда археологларга эзләнүләр үткәрергә мөмкинлек биреп, соңыннан алардан махсус рөхсәт алып кына төзелеш башлауга юл ача. Бу юлы казылмаларны өйрәнүчеләр бу хакта бөтенләй белми калган.

“Без казыганнарын күргәннән соң шундук Мәдәният министрлыгына хат яздык, әмма күрелгән чараларга караганда, төзелеш күпкә тизрәк барды”, дип әйткән археологик үзәк башлыгы Айрат Ситдиков шәһәр матбугатына.

"Кремль тирәсендә мәдәни катлам 6-8 метр калынлыгында була ала, Батурин урамында Казан ханлыгы чорында яшәгәннәр, Казанны 1552 елда алганда анда артиллерия кораллары сакланган булган, XVI гасырда да анда тормыш кайнап торган, расланмаган булса да, анда җир асты юллары барлыгы турында риваятьләр йөри, хәзер инде бу катлам юк ителгән", дип әйтә Айрат Ситдиков.

Мәдәният министрлыгы сер саклый

Батурин урамында күпкатлы паркинг төзелеше
Тарихчының әйтүенә караганда, мәдәният министрлыгына юлланган хатлар җавапсыз калган. Газет хәбәрчеләре үзләре дә министрлыкның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау, контрольдә тоту Баш дәүләт идарәсенә дә, Һәйкәлләрне куллану, популярлаштыру һәм саклау идарәсенә мөрәҗәгать итеп караган. Әмма аңлатмалар ала алмаган.

Мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау Бөтенрусия оешмасының Татарстандагы вәкиле Фәридә Зәбирова, канун тарафыннан куелган катгый таләпләр үтәлгән очракта төзелешнең зыяны юк, дип әйтә.

Мәсәлән, биналар бөек булмаска тиеш, археологлар эзләнүләр үткәрергә тиеш. Тарихи эзләнүләр үткәрелмәвенә ул кызганыч белдерде.

"Бу уникаль җирләр, анда зур ачышлар булырга мөмкин иде", дип белдерде Фәридә Зәбирова "Азатлык"ка. Аның фикеренчә, бу урында төзелеш Мәдәният министрлыгы рөхсәт биргән очракта гына алып барыла ала иде. Министрлык әлегә сер саклый.

Казан шәһәре генераль планының баш архитекторы Сергей Саначин да, бу урыннарның өйрәнелми калуына кызганыч белдерде. Аның фикеренчә, тышкы яктан бик кычкырып тормаса, Кирмән яны паркинг яки машина кую урыны өчен бик җайлы урын.

Аның әйтүенчә, бу очракта тарихи яктан саклана торган урыннарда археологик тикшеренүләр үткәрү һәм төзелешне вакытында бетерү мәсьәләсендә уртак фикергә киленмәгән. Моның сәбәпләрен ул аңлата алмый.

Инде төзелешне алып бара торган “Ак Таш” ААҖ җитәкчесе журналистларга "төзелеш алып барырга бөтен рөхсәт кәгазьләребез бар", дип белдергән, әмма документларын күрсәтмәгән.

Төзелешне туктату президентка да авыр

Казан шәһәр башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән һәм Татарстан президентын җимерелгән тарихи урамнардан йөрткән экскурсия күрсәтүче Олеся Балтусова бу төзелеш мәсьәләсендә комментар бирә алмады, әмма президентның төзелешләрне туктатып тору боерыгы үтәлмәвен раслады.

“Мин шәһәр үзәгендә йөрегәндә төзелешләрнең көн-төн дәвам итүен күреп торам”, дип әйтте ул "Азатлык"ка.

Әле күптән түгел генә күпкатлы машина кую урынын Казанның танылган паркы Черек күл урынында төзергә җыенганнар иде. Әмма шәһәр җәмәгатьчелеге каршылык чарасын үткәрде, култамгалар җыйды, бу эш нәтиҗәсендә күлне һәм паркны саклап калу карары кабул ителде.

Казан Кирмәне ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергәннән соң, аның күренешен үзгәртмичә саклау шарты куелган иде.

Игенчеләр сарае
Заманында Казансу ярында күпкатлы Игенчеләр сарае салына башлаган иде. Ул вакытта һәйкәлләрне саклау оешмалары, архитекторлар, активистлар Кирмәнне шушы купшы бина каплап торачак дип каршылык белдерде. Әмма күпмедер вакыттан соң, шушы белдерүләр аркасындамы, башка сәбәптәнме, һәйкәлләрне саклауны контрольдә тотучы түрәләр эштән алынды, каршылык сүзләре онытылды, Игенчеләр сарае бер тоткарлыксыз калкып чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG