Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:45

Русия хәрби хезмәткә чакырылганнар санын киметә


Быелның көзендә Русия армиясенә яңа чакырылганнар саны узган яз белән чагыштырганда 100 меңгә азрак булачак. Бу турыда Русия Кораллы көчләр Генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә көзен 135 мең генә яшь егет чакырыла.

Армиягә яңа чакырылганнарның кимүе контракт белән хезмәт итүчеләрнең артуы белән бәйле. Хәзер аларның саны 200 меңгә җитә. Шул ук вакытта быел ярмиягә килүчеләрнең өчтән бер өлеше хәрби хезмәткә яраксыз дип табылды.

Хәрби прокуратура хәбәр иткәнчә, 2011 елда хәрби хезмәттән качарга тырышучыларның 19 меңе җәзага тартылган. 150 дән артык яшь егет – хөкем ителгән.

XS
SM
MD
LG