Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясенең "Соңгы көзе" җыелышы уза


Мәскәү янында “Соңгы көз” дип исемләнгән оппозиция форумы ачыла. Ул Русиядә узачак сайлауларга багышлана.

Җәмәгать эшлеклеләре һәм оппозицион сәясәтчеләрнең әлеге очрашуы җәйдә узган “Антиселигер” җыенының дәвамы буларак күзаллана. “Антиселигер” Кремль яклы яшьләр хәрәкәтенең корылтайларына каршы оештырылган иде.

“Соңгы көз”не оештыручылар форум сайлау алдыннан ватандашлык җәмгыятен берләштерергә ярдәм итәчәк дип өметләнә.

Җыелышта публицист Дмитрий Быков, журналист Ольга Романова, Лондоннан телекүпер аша эшмәкәр Евгений Чичваркин, сәясәтчеләр Борис Немцов һәм Һарри Каспаров катнаша.
XS
SM
MD
LG