Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда «Көнчыгыш партнерлык» саммиты тәмамлана


Варшауда бүген «Көнчыгыш партнерлык» саммиты үз эшен тәмамлый. Анда Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Грузия, Молдавия, Украина һәм Белорусьнең Европа Берлеге илләре белән хезмәттәшлекнең тирәнәйтү юллары карала.

Җыелышта Польша премьер-министры Дональд Туск Европа Берлеге һәм Беларусь арасындагы мөнәсәбәтләр бары тик республикада сәяси тоткыннар иреккә чыгарылгач кына җайга салыначак дип белдерде.

Бүген Беларусь вәкилләре самитны ташлап чыгып китте. Алар җыелыш оештыручыларын “дискриминация”дә гаепләде. Белоруслар фикеренчә, аларга саммитның барлык чараларында да катнашырга рөхсәт ителмәде.

Европа Берлеге башлыклары шулай ук Украинаның экс-премьеры Юлия Тимошенко мәхкәмәсе йөзеннән борчылу белдерде. Көнбатыш илләренең күбесе әлеге процесс оппозицияне куркыту өчен оештырылган дип саный.
XS
SM
MD
LG