Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан халыклары мәҗлесе" парламент белән дуслашты


Милли оешма җитәкчеләре парламент белән танышып йөри
Милли оешма җитәкчеләре парламент белән танышып йөри

Дәүләт шурасының "ачык ишекләр көне" кысаларында парламентка Халыклар Мәҗлесе вәкилләре килде. Очрашу сайлауалды чорына туры килде.


Пәнҗешәмбе көнне Халыклар Дуслыгы йортында эшләп килүче 35 милли оешма вәкиле Татарстан Дәүләт шурасы бинасында җыелды. Комиссияләрдә, Дәүләт Шурасы рәисе белән очрашуларда милли сәясәт концепциясен кабул итү, милләтләр эшләрен багучы оешма булдыру кирәклеге хакында сүз барды.

Дума сайлаулары һәм кайсы фирка өчен тавыш бирү кирәклеге хакында турыдан-туры сүз алып барылмаса да, очрашуда Думага намзәт Илдар Гыйльметдинов, Халыклар мәҗлесен җитәкләгән һәм хакимият фиркасенең җирле башлыгы булган Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Дәүләт Шурасы вәкилләре, мондый очрашулар ай саен "ачык ишекләр көне" кысаларында оештырыла һәм сайлаулар белән бәйле түгел, дип белдерде.

Парламентның тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышында 30лап милли оешма җитәкчеләре белән очрашуда Федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе һәм Думага намзәт Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул төрле милләтләрне яклау өчен федераль дәрәҗәдә нәрсә эшләнүе турында сөйләде.

Мәсәлән, ул күптән түгел дин әһелләре, хөкүмәт рәисе Владимир Путин белән булган очрашуда милли сәясәт концепциясен төзү кирәклеге, федераль каналларга төрле милләтләрнең мәдәниятен чыгару хакында сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте.

Ул, Владимир Путин алдында милләтләр эшләре министрлыгын булдыру мәсьәләсен куйдык, диде. Аның сүзләренчә, хөкүмәт рәисендә аңлау бар, "һәрхәлдә ул каршы килмәде" дип өстәп куйды Гыйльметдинов.

"Татарстанда да милләтләр министрлыгы кирәк"

Фән, тел, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев та үз чыгышында милли сәясәт концепциясен төзү кирәклеге турында белдерде. Ул "Татарстанда бу юнәлештә алга китеш бар, бу документ өстендә эш бара" дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта милләтләр эшләрен багучы башкарма хакимият оешмасын Татарстанда да булдыру яки бу вазифаларны берәр министрлыкка бирү кирәк, дип белдерде ул.

"Без Мәскәүдән, федераль үзәктән таләп итәбез, әмма без башта аны үзебездә эшләргә тиеш. Бу министрлык булырмы, комитетмы – бик зур мәсьәлә, әмма милли сәясәт белән шөгыльләнүче дәүләт оешмасы булырга тиеш", диде Вәлиев.

"Башкорт һәм башка милләтләрне телевидениегә чыгарыгыз"

Татарстандагы башкортларның милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Фирдәвес Бәширова, милләтләрнең мәдәниятләре федераль каналларда гына түгел, Татарстанның үзендә дә күрсәтелми, дип белдерде.

Мәсәлән, Башкортстан көннәре башлану турында "Яңа Гасыр" каналында да, башка җирдә дә белдерүчеләр булмады, милләттәшләребез белми дә калды, дип сөйләде ул.

Ул шулай ук Чаллы башкортларының "Күңел" радиосында 20 минутлык тапшыру ачып җибәрү өчен еллар буе сорап йөрибез, бирмиләр" дип зарланулары хакында сөйләде.

Комитет рәисе Разил Вәлиев яңа ачылачак "ТНВ-Планета" каналында милләтләргә багышланган тапшырулар чыгарырга күбрәк мөмкинлек ачылыр, дип ышандырды.

Сайлаулар турында сүз булмады, әмма...

Милли оешма җитәкчеләре комитеттагы очрашуда да, парламент рәисе һәм халыклар мәҗлесе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда да башка мәсьәләләр күтәрде, чыгышлар тыңлады.

Бу күрешүләрдә теге яки бу фиркагә тавыш бирергә чакырулар булмады, әмма Халыклар мәҗлесе рәисе Мөхәммәтшин – шул ук вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе дә.

Милли оешма җитәкчеләре алдагы Дума сайлауларында кем өчен тавыш бирәселәрен белә. Үзбәк мохтарияте рәисе Абдуманноб Абдусаттаров: "Шәхсән үзем "Бердәм Русия" өчен тавыш бирәм, калганнары үзләре сайлар", диде.

Грузиннар милли-мәдәни мохтарите рәисе Майя Хухунашвили, теләктәшлек күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр әлегә булмады дисә дә, "Фәрит Мөхәммәтшинны күптәннән беләбез, аның өчен һәм аның фиркасе өчен тавыш бирәчәкбез", диде.
XS
SM
MD
LG