Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров мөселман лидеры була аламы?


“Тора-бара Чечня каһарманы дип саналган Рамзанның туган көнен Татарстан белән Башкортстанда да бәйрәм итмәгәек. Моңа мөмкинлекләр ачыла”, ди “Безнең гәҗит”. Газетның соңгы саны илдәге тормышның юньлегә бармавын фаразлый.


“Халыкчан итеп, төрле тараф фикерләрен бары тик “Безнең гәҗит” кенә яза аладыр”, ди газетның соңгы санын кулына алган укучылар. “Хуҗалар иле”, “Аннан-моннан ремонт–2”, “Гает бәйрәме законсызмы?” исемле язмалар аерым игътибарга лаек.

“Путинның улы” туган көненә әзерләнә

Соңгы көннәрдә Русиядә булган һәм булачак вакыйгаларны Илфат әфәнденең күңел пәрдәләрен нык селкеткән кебек. Язманың исеме кычкырып тормаса да, эчтәлеге, әйтергә теләгән фикере каләмнең үткен булуын күрсәтә.

“Кавказның тынычсыз төбәк булуы Көнбатышка файдалы. Рамзан Кадыровның Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.с) касәсен Лондоннан Чечняга алып кайта алуы шуңа бер ишарә дә. Көнбатыш өчен Кавказның Русиядә дин үзәге булуы яхшы, ягъни Кремльнең башы авыртсын… Ә Кремль, чарасызлыктан акчасын жәлләми”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Ул Чечня республикасы башлыгының туган көнен шул кадәр зурлап үткәрәчәгенә гаҗәпләнү белдерә. Кадыровның Русиядәге мөселман җитәкчеләр арасында үзен төп лидер дип күрсәтергә теләве – бер хәл, туган көне белән шәһәр бәйрәмен берләштереп, танылган чит ил йолдызларына зур суммада акчалар сарыф итүе авторны уйга калдыра.

Ә бит төбәктә халык эшсез ята, бу хакта Илфат әфәндегә Чечняга тәртип сакларга баручы танышы әйтә.

“Теге дустым, анда җитештерүнең бөтенләй дә юклыгы, халыкның эш белән мавыкмавы турында сөйли. Кеше көннәр буена тәмәке тартып, капка төбендә утырырга мөмкин. Булса, әйберен сата… Аның башка кайгысы юк…”, диелә Фәйзрахмановның “Хуҗалар иле” язмасында.

Шунда ук Рамзан Кадыровның Путинны әтисе дип белдерүе дә искә алына. “Ата малы жәл түгел” дигән сүзләр Чечня республикасы башлыгының күп нольле суммалар белән иркен эш итүенә ачыклык кертә.

Автор Рамзан әфәнденең туган көнен Татарстан белән Башкортстан да билгеләп үтмәгәе, дип тә әйтеп куя. Алга таба республика өчен кызык мәгълүмат бирелә, ул милли-дини өлкәгә карый.

Зөя утравына сәдака аз бирелгән

“...никтер урыс үзе чиркәүләр төзергә атлыгып тормый (бу Болгар белән Зөяне торгызу эшендә дә күренә. Зөягә сәдака бик аз килә), шау килеп диннәрен дә тотмый, чиркәүгә рәтле-башлы йөрми. Ә менә мәчет тутырып килгән мөселманнарга эч поша. «Русия для русских» дип кычкырсаң да, Русия бүген урысларныкы гына түгел шул, брат…”, ди баш мөхәррир.

Язмада Владимир Путиннан тыш Дмитрий Медведев та “квартирант” буларак телгә алына. Илфат әфәнде хәзерге Русия президентына үз мөддәтен тутыру бик кыен булачагын әйтә. Чөнки 2012 елның 4 мартында сайланачак кеше 24 сентябрьдә үк билгеле булды.

“Шул сайлау уенына киткән акчалар кызганыч бит. Ул берничә самолет корырга җитәр иде. Бәлкем, демократия уенын сүз өчен уйнап маташмаскадыр…”, дип тәмамлый фикерен Илфат Фәйзрахманов.

Татарстан районнарында да халык тормышы начарая

“Безнең гәҗит”тәге икенче зур мәкалә авторы “Кукмарада халык нидән зарлана?” дигән сорауга җавап эзли. Чөнки шул җирлек кешеләре ярдәм сорап, газетка хат язганнар, аларның фатирларына төзекләндерүне тиешле дәрәҗәдә эшләмәгәннәр, район үзәгендә яшәүнең яме беткән.

Журналист Эльвира Фатыйхова әлеге хәлләрне ныклап өйрәнергә дип, Кукмарага килә.

Язмадан күренгәнчә, журналист үзе дә шул районнан икән. Алдан ул туган ягындагы проблемалар турында газетка мәкалә язган була һәм шул сәбәпле әнисе эшсез кала. Соңгы кайтуында журналист үзе өчен күпмедер яңалык та ача.

Журналистның язмасы өчен әнисе эшсез кала

“Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер”, ди Эльвира Фатыйхова.

Автор белдергәнчә, бүген Кукмарада халык тормышы канәгатьләнерлек түгел, бигрәк тә социаль өлкә нык какшаган. Ләкин район җитәкчелеге бу проблемаларга күз йома. Кукмараның республикага начар даны таралып та, халыкны борчыган мәсьәләне чишәргә ашыкмавы укучыларда гаҗәпләнү хисләре тудыра.

Шулай ук “Безнең гәҗит”нең соңгы санында бензин бәяләре үсүгә һәм гает бәйрәме тирәсендәге шау-шуга бәйле язмаларны да укырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG