Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөслимәләр ихтыяҗын кайгыртмакчы


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Казанда “Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы” дигән чара үткәрелде. Күренекле дин әһелләре, хакимият вәкилләре, галимнәр, башка кызыклы шәхесләр катнашлыгында узган очрашуда мөслимәләрнең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны, проблемнары хакында сөйләштеләр.


Соңгы елларда республикада дингә килүчеләр саны арта бара. Алар арасында хатын-кызларның аеруча күп булуы билгеле. Күпчелек мөслимәләр республика тормышында актив тормыш алып барырга тырыша.

Шулай да аларга бүгенге җәмгыять шартларында төрле проблемнарга очрарга туры килә. Казанда нәкъ шул проблемнарны чишү юлларның эзләү максатыннан “Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы” дигән чара үткәрелде.

Биредә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, хакимият вәкилләре, шулай ук “Ислам Энциклопедиясе” програмының авторы һәм алып баручысы, Коръәнне русчага тәрҗемә итүче Валерия Порохова да катнашты.

Республика мөслимәләре арасында Ислам буенча киенүче, дини тормыш белән яшәргә омтылучылар күп. Башка шәһәрләрдән аермалы буларак Казан дөньяви югары уку йортларында мөслимәләрнең елдан-ел артуы сизелә.

Республикада күпчелек мөселман хатын-кызлары дөньялык белән ахирәтне бергә алып барып, актив тормыш белән яшәргә тырыша. Мөслимәләр арасында иҗтимагый проблемнарны чишәргә омтылып, оешмалар булдыручылар да арта. Алар, мәсәлән, гарип балаларга матди ярдәм күрсәтә, яки мөселман җәмгыятенә ярдәм итәргә, мөселман гаиләләре белән эшләргә тырыша.

Татарстан республикасында күптән түгел мөслимәләр берләшмәсе дә булдырылды. Мәдәният министры урынбасары Зилә Вәлиева әйтүенчә, бүген мөслимәләрнең үз мөмкинлекләре дә, дәүләт тарафыннан аларга ярдәм дә каралырга тиеш:

"Мөселман хатынының урыны, аларның мөмкинлекләре, шушы мөмкинчелекләрне файдалану өчен дәүләт тарафыннан нинди эшләр башкарып булуын, нинди ярдәм күрсәтеп булуын һәм иң мөһиме: мөслимәнең бүгенге тормышта үзен ничек хис итүен, аның омтылышларын, нинди өлкәләрдә үзен таныту теләге бар икәнен ачыклауның әһәмиятен таныйбыз", диде ул.

“Җәмгыятькә дини кешеләр йогынтысы кирәк”

Күптән түгел республикада коммерцияле булмаган иҗтимагый юнәлештә эшләгән оешмаларга ярдәм итү турындагы беренче дәүләти програм кабул ителде, ди Зилә Вәлиева.

“Мөслимәләр җыелышлары тарихы 1917 ел белән чикләнмәсен иде. Дини кешеләрнең ил, республика атмосферасына йогынты ясавы мөһим, шуның өчен мөслимәләр берләшеп, уртак максатлар куйсалар иде”, дип сөйләде ул.

Шулай да әлегә мөслимәләргә күбрәк үз проблемнары белән очрашырга туры килә. Аеруча ул эш эзләү процессында чагыла. Кайбер оешмаларда яулыклы мөслимәләрне ачык йөз белән каршы алырга омтылып тормыйлар.

"Телевидениедә дә гомуми аудиториягә юнәлтелгән програмнарны мөслимәләр алып бару рөхсәт ителми, аларга дини програмнарны гына алып барырга мөмкинлек бар", ди “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы җитәкчесенең урынбасары Миләүшә Айтуганова.

Мөслимәләр милләт тормышына өлеш кертергә тиеш

Чарада шулай ук татар мөселман хатын-кызларының дини яктан гына түгел, ә милли яктан да үрнәк булырга тиешлегенә басым ясалды. Татар тарихыннан да җәмгыятькә, мәгариф үсешенә һәм башка өлкәләргә зур өлеш керткән татар мөслимәләре искә төшерелде.

Бүгенге татар мөслимәләре дә шундый дәрәҗәләргә ирешсен иде, дигән теләкләр белдерелде. Җәмгыять тәрбиясенә нәкъ мөслимәләр зур өлеш кертә ала, дип әйтелде.

Мөфти Илдус Фәиз исә иман китерүчеләрдән иң беренче кешенең хатын-кыз булуын искә төшерде:

“Иң беренче иманны кабул итүче – Хадичә анабыз (р.г). Иң беренче булып, хатын-кыз иман китерде, шушы үзенең ихласлыгы, тырышлыгы белән балаларын, тирә-юнен, кабиләдәшләрен дә дингә китерүчеләрдән булып торды. Иң зур мөгаллимәләрдән сөекле аналарыбыздан булган пәйгамбәребез (с.г.в) хатыннары санала.

Хәзерге вакытка күз салсак та, аналарыбыз, яки сеңелләребез, апаларыбыз – хатын-кыз кардәшләребез иң беренче Аллаһы Тәгалә юлына аяк басты. Безгә мөмкинлек бирелгәннән соң, иреклек ачылганнан соң да иң беренче булып хатыннар-кызлар мәчетләргә, мәдрәсәләргә тулды. Хатын-кызлар һәрдаим алдан әйдәп баручылар булды.

Биредә тарихи шәхес, милләтебезнең тарихына уелып калган шәхесебез утыра. Рәшидә абыстайга зур рәхмәтемне белдерәсем килә, Аллаһның рәхмәте яусын. Әле беркем дә авызын ачып, Ислам дине турында сөйли алмаганда, курыкмыйча үз тирәсенә шактый гына ханымнарны җыеп, бүгенге көндә күпме шәкертләр һәм дәвамчылар калдырган. Хәтта ир-атларның да аның аша дингә килүен күзәтәбез”, дип сөйләде ул.

Валерия Порохова исә үз чыгышында хатын-кызлар, аларның хокуклары турында Коръән, хәдисләрдән мисаллар китереп сөйләде. Чит ил мөселман хатын-кызларын мисалга китерде.

Аның әйтүенчә, бүген кайбер мөселман илләрендә хатын-кызлар дәүләт җитәкчелегендә, башка өлкәләрдә дә актив эшли.

Ул шулай ук Коръәндә ничек киенергә кушылганы турында искә төшерде. Кара киемнән түгел, ә теләгән барлык төсләрне кулланып, күңелеңә хуш килгән тукымадан тегелгән киемнәрне кияргә киңәш итте.
XS
SM
MD
LG