Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Казанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә өч меңнән артык рәсем авторы, Петербурда яшәүче танылган рәссам Рәшит Гыйләҗевнең юбилей күргәзмәсе уза.


Рәшит Гыйләҗев үзе тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән. Лениногорск шәһәрендәге Сәнгать училищесендә белем алган, аннан Ленинградта (хәзер Петербур) И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укыган.

Рәшит Гыйләҗев әйтүенчә, рәсем ясау белән ул кечкенә вакыттан ук кызыксына башлаган.

Казан күренеше
“Бишенче сыйныфта үземдә матур рәсемнәргә карата булган ниндидер рухи тартым сиздем, шуннан рәсемнәр ясый башладым, алар аша мин дөньяның бар гүзәллеген, әйтелмәгән сихрилеген тасвирлый ала идем”, ди ул.


Рәшит Гыйләҗев хәзерге вакытта тормыш иптәше Халидә ханым белән Петербур шәһәрендә яши. Шәһәрнең үзәгендә, Васильев утравында аларның шәхси сәнгать һәм әдәби-музыкаль галереяләре бар.

Казан шәһәре күренекле рәссамны һәрчак бик теләп каршы ала. Бу елны да ул Казан Кирмәнендәге Эрмитаж үзәгендә оештырылган юбилей күргәзмәсе белән сәнгать яратучыларны сөендерде. Бу күргәзмә аның 60 еллык юбилеена багышланган.

Рәшит Гыйләҗев рәсемнәре Казанга икенче тапкыр килә икән. Шәхси күргәзмәләре шулай ук Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Баулы шәһәрләрендә зур уңыш белән үткәрелгән.

Кеше күңелендә уелып калсын татар халкы!

Рәшит Гыйләҗев күренекле шәхесләрнең сурәтләрен төшерергә ярата. Аның әйтүенчә, үзеннән соң килгән буынга шундый күренекле һәм зыялы кешеләрнең булганын күрсәтү теләге бар.

Татарстан халык язучысы Туфан Миңнуллин портреты

Күргәзмәдә Туфан Миңнуллин сурәте зур һәм мөһим урынны алып тора. Язучы моңсу да, шул ук вакытта елмаеп та куйган шикелле. Рәшит әфәнде кешенең күңелендә булган кичерүләрен дә, аерым бер шәхескә генә хас булган сыйфат-чалымнарын да тасвирлый ала.

Аның иҗаты бары якты һәм матур төсләр белән генә сугарылган, һәрбер рәсемендә дөньяга елмаеп, сокланып, позитив рухта караганы сизелә.

Рәшит Гыйләҗев шулай ук натюрмортлар, Татарстанның гүзәл җирләрен, башкалабыз Казан, чит ил күренешләрен дә бик теләп сурәтли.

“Иң мөһиме үз рәсемнәреңдә халык күңелен тою, аның кәефен күтәрү, илһамын, көчен арттыру. Аның өчен бары якты, саф төсләрне генә кулланырга кирәк. Караңгы төсләрне бик еш куллана торган рәссамнарны аңламыйм”, ди ул.

Аның “Яңарыш Сөембикә” исемле рәсеме эчке мәгънәгә ия. Халыкның яңарыш чорына кергәндә, күргән һәм кичергән авырлыкларын ул бары тик ачык буяулар кулланып кына тасвирлаган.


“Бу рәсемнең күге кара түгел шәмәхә төстә. Аның шундый төстә булуын, татар халкының түземле, сабыр, бар көчен куеп, яңарышны кичерә алуы белән аңлаттым”, ди ул.

Рәшит Гыйләҗев ясаган һәрбер сурәттә миллилек сизелә, аны чыннан да, татар милли үзенчәлеген саклап кала алган оста, дип әйтеп була.

Петербур – рәсем сәнгатенең бишеге

Татарстан Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гыйләҗев турында ихлас күңелдән чыккан мондый сүзләр әйтте: “Рәшит – ул үзебезнең егет. Ул Татарстан егете. Яшь чагыннан беләбез аны. Аның иҗатын бик яратып кабул итәбез.

Сөембикә манарасы
Аның Петербурда яшәве безнең өчен аеруча файдалы. Бөтен рәссамнар да Казанда гына җыелып ятса, дөрес булмас иде. Менә аның иҗатында да Петербур рухы сизелә. Чөнки Петербур инде – ул рәсем сәнгатенең бишеге. Шуңа күрә мин аның күргәзмәсенә бик теләп килдем.


Петербурда яшәвенә карамастан, ул безнең милли рәссамыбыз. Ул аның тематикасында да, төсләрендә дә, рәсемнәренең эчке мәгънәсендә дә күренә. Кайсы гына сурәтне алып карасак та, ниндидер татарга хас сагыш, сагыну сизелеп тора”, диде Роберт Миңнуллин.

XS
SM
MD
LG