Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры үзенең яңа иҗат елын ачты. Быелгы ел театр өчен аеруча истәлекле – 20 еллык юбилеен билгели ул.


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры быелгы сәнгать елын да, һәрвакыттагыча, яңа премьера белән ачты. Тамашачылар хозурына 28-29 сентябрь көннәрендә “Ак чәчәк – сиңа бүләк” исемле яңа спектакльне тәкъдим итте нурлылар. Әлеге премьера үзе дә бик үзенчәлекле. Аны һөнәри язучы-драматург түгел, ә табиб кеше язган.

Хирург-травматолог Радик Нурлыгаянов үзе яхшы белгән теманы – табиблар даирәсе проблемаларын күтәргән. Радик Нурлыгаянов Илеш районы егете. Милләт җанлы шәхес буларак, медицина институтында укыган елларында ук, газета-журналларга мәкаләләр яза ул. Аеруча мәдәният, сәнгать темалары кызыксындыра аны. Театрларга да йөрергә ярата, рецензияләр дә яза.

Театрларда күбрәк комедия жанрындагы тамашалар гына куелуы, җитди, фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелмәве борчый аны. Шуңа күрә дә пьеса язуга үзе тотынып карарга уйлый ул. Башлаган эш - беткән эш, ди. Бер елда әсәрне өлгертә каләме шома табиб. “Нур” театры баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин аны бик ошата һәм үзе үк сәхнәгә куя.

Радик Нурлыгаянов
“Табиб булуым белән дә, иҗатчы булуым белән дә, уртак максатка эшлим мин – кешеләрнең тәнен һәм рухын савыктыруга, бу эшнең ысуллары гына төрлечә”, - ди пьеса авторы Радик Нурлыгаянов.

“Ак чәчәк – сиңа бүләк” мелодрамасы тамашачыларны тормыш хакында тирән уйларга этәрә, кешеләрдәге йомшаклык, кимчелекләрне күрсәтә. Дөнья артыннан куып рухи саулыкны да онытмаска кирәклеген искәртә яңа премьера.

“Нур” театрының яңа сәнгать елы ачылу үзенчәлекле үтте. Спектакль башланганчы, театр артистлары фойеда тамашачылар өчен концерт күрсәтеп алды, җыр-моңнарын бүләк итте һәм алар белән бергәләп биеп тә алды.

Ә инде залга кергәч, спектакль пәрдәсе күтәрелгәнче, тагын бер күңелле чара булды. “Кызыл таң” татар газетасы берничә ел элек булдырган бүләкләрен быел да тапшыру тантанасын оештырды. Артистлар үзләре ул бүләкне хәзер “безнең татар оскар бүләге”, дип йөртә.

Бүләкләр төрле номинацияләрдә каралган. Театр режиссеры Илдар Вәлиев, артистлар Мәхмүт Фатыйхов, Финә Вәлиева, Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина, Альберт Шәрәфетдинов, Рәсимә Гайфуллина һәм Гөлназ Биктимерова “татар оскары”на лаек булдылар.

“Нур” татар театры яңа сәнгать елында тагын берничә спектакль, шулай ук юбилей концерт программасын һәм балалар өчен әкиятләр дә сәхнәләштерергә әзерләнә. Былтыр биредә ачылган балалар театр студиясе дә үз эшен дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG