Accessibility links

Гилани: АКШ Пакстанга басымны туктатырга тиеш


Йосыф Раза Гилани
Йосыф Раза Гилани

Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани АКШны төбәктәге тотрыксызлык өчен Исламабадны гаепләүдән тыелырга чакырды.

Гилани АКШ төбәктәге тотрыксызлык өчен Пакстанны гаепләвен туктатырга тиеш һәм Пакстан сугышчыларга каршы шуннан артыгын эшләргә мәҗбүр ителмәскә тиеш диде.

Премьер-министрның бу чыгышы АКШ гаепләүләренә җавап әзерләү өчен илнең сәяси һәм хәрби җитәкчеләре ашыгыч җыен үткәргән урында булды. Узган атнада Вашингтон Пакстан махсус хезмәтләрен Әфганстандагы гыйсъянчыларга ярдәм итүдә гаепләгән иде.

Гилани АКШның югары рәсмиләре тарафыннан яңгыраган бу гаепләүләр Пакстанның террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштәге корбаннарына һәм уңышларына каршы юнәлтелгән диде.

“Пакстан шуннан артыгын эшләргә мәҗбүр ителергә тиеш түгел. Безнең дәүләт мәнфәгатьләребез хөрмәт ителергә тиеш. Сөйләшү өчен ишекләрне ачык калдырабыз”, - диде Гилани.

Узган атнада АКШның югары хәрби җитәкчесе, адмирал Майк Мюллен Пакстанның төп күзләү оешмасы ИСИны Һаккани террорчылар челтәренә ярдәми итүдә гаепләде. Һаккани Әфганстанда Талибан белән берлектә Көнбатыш көчләренә каршы сугышучы иң канлы төркемнәрнең берсе.

Майк Мюллен
Мюллен 22 сентябрьдә АКШ Сенатының Кораллы хезмәтләр комитетында: “Һаккани челтәре Пакстандагы ИСИнең бер кулы буларак эш итә. ИСИ ярдәме белән Һаккани Әфганстанда сентябрьдә бомбалы йөк машинасы белән һөҗүм оештырган һәм безнең илчелегебезгә дә алар һөҗүм иткән”, - диде.

Шушы белдерүдән соң Исламабад белән Вашингтон арасында болай яхшы булмаган мөнәсәбәтләр тагын да начараеп китте. Бу гаепләүләрне кире каккан Пакстанда Америкага каршы ризасызлык дулкыны күтәрелде.

Америкага карата ачу хәтта көндәш сәяси җитәкчеләрне дә берләштерде. Пәнҗешәмбе төрле зур һәм кечкенә фиркаләрнең җитәкчеләре бу мәсьәләгә багышланган утырышка җыелды.

Утырыш ябык ишекләр артында үтте. Журналистлар бары премьер-министр Гиланиның утырыш алдыннан ясаган чыгышын гына тыңлый алды.

Гилани Пакстандагы төрле төркемнәрне АКШның Исламабадка каршы гамәлләренә бергәләп каршы торырга өндәде.

“Мин Пакстандагы сәяси җитәкчелекнең һәм халыкның үз ватаннарының географик чикләрен, иреклеген һәм суверенлыгын тагын бер мәртәбә тәвәккәл рәвештә яклавына ышанам”, - диде Гилани.

АКШ рәсмиләре Пакстан белән Һаккани төркеме арасындагы бәйләнешләр турында Исламабадка инде күптәннән әйтеп килә иде. Әмма Пакстан ул бәйләнешләрен акырынлап киметә барыр дигән өмет белән бу сөйләшүләр хосусый дәрәҗәдә генә алып барылды.

Мюлленнең ул белдерүеннән соң исә бу атнада АКШ сенаторы Линдсэй Грэһэм Конгресста АКШның Пакстандагы хәрби чараларын киңәйтү тарафдарлары арта бара дип белдерде. Әлегә АКШ хәрбиләре Пакстандагы сугышчан көчләргә каршы хәрби чараларны читтән идарә ителә торган очкычлар белән генә алып бара.

Ак Йорт та сабырлыгының чиге якынлашуын ишарәләде.

Джэй Кэрней
28 сентябрьдәге матбугат очрашуында президент вәкиле Джэй Кэрней Һакканиның Пакстанга яхшы гына сыенуы һәм Пакстан хәрбиләре белән Һаккани челтәре арасындагы бәйләнешләр борчу уята һәм без аларга каршы чара күрелүен телибез диде.

Пәнҗешәмбе исә АКШ финанс министрлыгы биш кешене “Әфганстанда һәм Пакстанда эшчәнлек алып баручы иң куркынычлы террор челтәрләренә бәйле булуда гаепләп аларга каршы яңа чикләүләр игълан итте.

Финанс министрының террорчылыкка каршы көрәш һәм финас күзләү эшләре өчен җаваплы урынбасары Дэвид Коэн: “Бу финансистлар һәм арадашчылар үзләренең канлы максатларына ирешү өчен Талибанны, Һаккани челтәрен һәм әл-Каидәне ашата”, - диде.

Чикләүләр АКШ ширкәтләренә һәм кешеләренә ул кешеләр белән кәсеп алып баруны тыя һәм аларның АКШта булырга мөмкин хисапларын туңдыруны күздә тота.
XS
SM
MD
LG