Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар галимнәре җыены үтте


Казанда бөтендөнья татар галимнәре форумы үтте. Галимнәр җыены Татарстан Фәннәр Академиясенең 20 еллыгына багышланды. Анда 200дән артык татар галиме катнашты.


Форумга Татарстан президенты үзе килмәде. Җыенда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул татар галимнәрен Татарстан белән даими хезмәттәшлеккә чакырды, аларның 2012 елда Казанда узачак V Татар конгрессы корылтаенда катнашуларына өмет белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сөйли
Фәрит Мөхәммәтшин укып киткән президент котлавында, халкыбызның мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсендәге казанышларын саклау һәм үстерү – галимнәрнең җаваплы бурычы, диелде. "Үзләренең тикшеренүләре һәм ачышлары аша бөтен дөньяга танылган, тирән эз калдырган мәшһүр татар фән эшлеклеләре белән без, татарлар, горурланабыз", дип белдерә президент.

“Дәрәҗәле фәнни форумда катнашучыларны кунакчыл Татарстан җирендә чын йөрәктән кайнар сәламлим. Дөньяның төрле урынында сибелеп яшәүче татар кешесе өчен милли мәдәният, гореф-гадәтләре чиксез кадерле”, ди президент Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Фәннәр академиясе Русиядән бәйсез булып кала

Президент котлавында ишетелгәнчә, Академия Татарстанның инновацияле үсешендә, технология, нефть, сәнәгать тармагында мөһим роль уйный. Галимнәр алдында чыгыш ясаган премьер-министр урынбасары Равил Моратов та академиянең сәнәгать тармагын үстерүдә зур көч куюын искә алды. Башкортстан Фәннәр академиясе башлыгы Рамил Бахтизин исә Татарстан академиясенең күп тармакларда алда баруын ассызыклады.

Рамил Бахтизин, Әхмәт Мазһаров
Галимнәр җыенында шулай ук Русия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Михаил Залимханов, Якутия Фәннәр академиясе башлыгы, академик Игорь Колодезников, мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, КФУ ректоры урынбасары Марат Сафиуллин, Русия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге җитәкчесе урынбасары, академик Ренад Сәгъдиев, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Томас Штрайль, Фрайбург шәһәре университеты профессоры, Академиянең чит ил әгъзасы Юрген Хеннинг котлау сүзе белән чыгыш ясады.

Билгеле булганча, Татарстан Фәннәр Академиясе Русия Академиясеннән бәйсез булып кала. Шуңа биредә татар тарихы юнәлешендә яңа фикер әйтү мөмкинлеге бар.

Һуманитар өлкә дә табышлы

Уртада әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов
Академия башлыгы Әхмәт Мазһаров белдергәнчә, Татарстанда һуманитар өлкәсендәге эшләр дә табышлы. Мисал өчен, Казанның 1000 еллыгын исбат итү Татарстанга 80 миллиард сум акча китергән.

Фәннәр академиясенең 20 еллыгына багышланган чыгышында Әхмәт Мазһаров татар тарихы, әдәбияты өлкәсендә алып барылган эшләрне һәрберсен аерым санап чыкты. Фәннәр академиясенең тарих институты чыгарган китаплар, фәнни эзләнүләр, әдәбият дәреслекләре, татар телен яңа технологияләргә көйләү – болар бар да Татарстан фәнендәге соңгы еллардагы уңышлар.

"Гыйлем һәм фән ярдәмендә милләт проблемнарын хәл итик"

Галимнәр форумында татар конгрессы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров та чыгыш ясады. Ул чыгышының башында татар дәүләтчелеген искә алды, Фәннәр академиясен аның уңышы дип бәяләде.
Ринат Закиров чыгышы

“Русиядә татар факторы бар икән, бу Татарстан белән татар милләте бердәмлеге билгесе. Ләкин бүген татар алдында торган проблемалар бар. Бик куркыныч хәлләр дә күзәтелә. Бигрәк тә, мәгариф өлкәсендә. Шуңа интернетта “Татар иле” челтәрен эшлибез. Татар галимнәре дә бу эштән читтә калмасын. Бүгенге катлаулы тормышта милли проблемнарны гыйлем һәм фән ярдәмендә хәл итә алсак, уңышка ирешербез”, диде Ринат Закиров.

"Фәндә татарны бүлми торган яңа караш кирәк"

Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов бүгенге һуманитар өлкәдә яңа караш турында чыгыш ясады. Ул татар галимнәре татар милләтенең диалектларын, яшәү урыннарын өйрәнеп, халыкны бүлеп бетерде, дип саный. Шуңа совет чорыннан аермалы буларак, яңа караш белән эшләргә чакыра.

Рафаил Хәкимов (уңда) белән Роберт Нигъмәтуллин фикер алыша
"Русиядәге, Урта Азиядәге татарлар – бер халык, аларның телләренең асылы бер. Без башкортларның сөйләшүләрен аңлыйбыз", диде Хәкимов, Башкортстан Фәннәр Академиясе башлыгы Рамил Бахтизинга борылып.

Русия Фәннәр Академиясе академигы, Мәскәүдәге Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, җитәкчеләр галимнәрне хөрмәт итәргә, сүзләренә колак салырга тиеш, дип белдерде. Ул Татарстан җитәкчеләренең форумның икенче өлешендә катнашмавын галимнәрне хөрмәт итмәү дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG