Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә яңа хөкүмәт көчләре Сирт шәһәрен камауга алган


Сирт – Либиядәге яңа хөкүмәт көчләре Мөәмәр Каддафи тарафдарларының төп ныгытмасы саналган Сирт шәһәрен тулысынча камауга алган.

Шәһәрнең бер бистәсе һәм мәргәннәр оялаган бер хастаханәсе гыйсьянчылар кулына күчкән. Урамнарда каты бәрелешләр бара диелә.

Яңа хөкүмәт көчләре җитәкчесе Мостафа Әл-Рубаи сүзләренчә, тыныч халыкка шәһәрдән китү өчен “һуманитар коридор” булдырылган.

Сирт шәһәренең диңгез порты, һава аланы һәм хәрби ныгытма шулай ук Күчеш шурасы көчләре карамагына күчкән.

Шимбә көнне халыкара хокук яклаучы Human Rights Watch оешмасы Либиянең яңа хөкүмәтен Каддафиның кулга алынган тарафдарларының эзәрлекләнүенә чик куярга чакырды.

Хокук яклаучылар Триполинең 20 төрмәсендә булып, андагы тоткыннарның кыйналу, электр белән җәзалану очракларына тап булган.
XS
SM
MD
LG