Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

“Универсиада билбау көрәшен Олимпия төре итәргә ярдәм итә”


Казан – “Казан Универсиадасы билбау көрәшенә Олимпия уеннары програмына керергә ярдәм итә ала.”

Билбау көрәше Халыкара федерация президенты Людмила Гайнанова бу өметен шимбә көнне Казанда үткән матбугат очрашуында әйтте.

Билбау көрәше Универсиада програмына беренче тапкыр кертелде. Бу адым аның Олимпия төре буларак танылуына да ярдәм итәчәк диде ул.

Билбау көрәше дөньяда инде шактый танылу алган. Дистәләрчә илдә спортның бу төреннән бәйгеләр үткәрелә. Шушы айда Бишкәктә үтәчәк дөнья беренчелегендә 40тан артык илнең вәкилләре катнашачак.

XS
SM
MD
LG