Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Нургалиев: Универсиаданың иминлеген тәэмин итү өчен акча җитми


Рәшит Нургалиев

Рәшит Нургалиев

Казан – Эш сәфәре белән Казанга килгән Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев 2013 елда үтәчәк жәйге Универсиада вакытында иминлек тәэмин итүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Шимбә көнне эчке эшләр министрлыгының Казандагы Кризис үзәгендә үткән киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Универсиада вакытында иминлек тәэмин итүне Нургалиев төп мәсьәлә дип атады. Аның сүзләренчә, бу эшкә әлегә җитәрлек акча бүленмәгән, финанс министрлыгы иминлек чараларына каралган 10 миллиард рубльне 3 миллиардка калдырган.

Шуны искә алып, Нургалиев булган акчаны дөрес итеп кулланырга чакырды.

Министр сүзләренә караганда, Казанда үтәчәк Универсиада вакытында иминлек тәэмин итүгә Эчке эшләр министрлыгының 17 мең хезмәткәре җәлеп ителәчәк.

XS
SM
MD
LG