Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта протест белдерүче 700-ләп кеше тоткарланган


Нью-Йорк – Полиция белдерүенчә, бу кешеләр рөхсәт ителмәгән йөреш үткәреп, Бруклин күперендә машина хәрәкәтен томалап куйган.

“Уолл-стритны басып ал” дип аталган чарада катнашучылар үзләренең икътисади хокукларының үтәлүен таләп итә, илдәге эшсезлек, банк сәясәтенә протест белдерә.

Бу чара инде икенче атна дәвам итә. Демонстрантлар элек Сәүдә үзәге биналары торган урында чатыр шәһәрчек корган.

Шундый ук каршылык чаралары Бостон, Чикаго, Сан-Франциско шәһәрләрендә үтә.
XS
SM
MD
LG