Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Магницкий үлеменә бәйле Русия түрәләренә илгә керүне тыйды


Лондон – Британия хакимиятләре Сергей Магницкий үлеменә катышы булуда шикләнелгән Русия түрәләренә Британиягә керүне тыйды.

Observer басмасы мәгълүматына караганда, бу тыю Русиянең 60-лап түрәсенә кагыла. Аларның исемнәре әлегә хәбәр ителми.

Элегрәк нәкъ шундый тыюны Кушма Штатларның дәүләт департаменты керткән иде.

Британиянең Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магницкий, Русия бюджетыннан акча урлау юлларын фаш итүен белдергәннән соң, салымнан качуда гаепләнеп кулга алынган иде. 2009 елның көзендә ул Мәскәү төрмәсендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG