Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русия белән газ килешүен озайтмаска карар итте


Әнкара – Төркия Русия газын Украина, Румыния һәм Болгарстан аша Көнбатышка куу турындагы килешүне озайтмаска булды.

Төркиянең энергетика министры Таныр Йолдыз сүзләренчә, бу карар Русия Төркиягә ташлама бирүдән баш тартканнан соң кабул ителгән.

Төрек матбугаты язуынча, соңгы ике ел эчендә Газпром ширкәте газ бәясен 40%-ка күтәргән. Төрек ягы ташламалар сорауга карамастан, Русия ташлама бирүдән баш тарткан.

Хәзерге вакытта Төркия импорт иткән газының 60%ын Русиядән ала.
XS
SM
MD
LG