Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:46

Либиядә йөзләрчә кеше Сирт шәһәреннән чыгып качарга тырыша


Сирт – Либиянең Сирт шәһәрендә йөзләрчә кеше, бәрелешләрдән куркып, шәһәрдән чыгып качарга тырыша. Либиянең яңа хөкүмәте – Милли күчеш шурасы көчләре – Каддафиның төп ныгытмасы саналган бу шәһәрне шимбә көнне камауга алды.

Халыкара Кызыл Хач оешмасы белдерүенчә, бәрелешләр башланганнан бирле шәһәрне 10 меңләп тыныч кеше ташлап киткән. Аларның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта анда су да, электр да юк. Шәһәр даими рәвештә НАТОның һава һөҗүмнәренә тартыла.

Кызыл Хач хезмәткәрләре әйтүенчә, җирле хастаханәдә дарулар җитми, су һәм ягулык юк. Бәрелешләрдә яраланучылар анда барып җитә алмый.

XS
SM
MD
LG