Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

1 октябрь – өлкәннәр көне. Шушы уңайдан “Азатлык” радиосы II Бөтендөнья сугышы ветераны Мидхәт Сәхәбетдинов һәм аның хатыны Фирая ханымны кунакка чакырды.


Мидхәт абый Сәхәбетдинов тумышы белән Сарман районыннан. Сугышта беренче көннәрдән бирле катнаша. Яше 80нән узганга карамастан, сугышта уздырган һәр мизгелен диярлек хәтерли:

“1942 ел. 559нчы стрелковый полк. 191нче дивизия. Автоматчик булып хезмәт иттем. Ул вакытта мин яраландым. Безнең тирәдә бер атна буена бер минутка тынмый сугыш барды. Шунда безнең состав тулысынча үлгән дип хәбәр ителгән. Ә мин ничектер исән калганмын. Красноярскида госпитальдә аңыма килдем....

“Ленинградны яклаган өчен” медален бирмәделәр. Ничек инде аны “үлгән” кешегә бирсеннәр?”

Медаль 69 ел үткәч бирелгән

Мидхәт Сәхәбетдиновка “Ленинградны яклаган өчен” медален 2010 елның февралендә генә биргәннәр. Тиешле бүләк артыннан ул үзе йөрергә мәҗбүр булган.

“69 ел үткәч бирделәр. Бер ел Медведевка хат яздык. Документлар эзләп, архивларда эш барды. Чөнки инвалидлар, исәннәр исемлегендә мин юк идем. Мине бу исемлеккә 2010 елда гына керттеләр”, дип аңлата ул. Шулай да медаль алу белән дә бүләк иясенә тиешле льготалардан мәхрүм булулары ачыкланган.

“Бу медальне алгач та, бернинди привилегия булмады. Бу медальне 1991 елга кадәр алганнарга гына льгота бар икән. Медведевка янә хат яздык. Ни өчен бу болай булырга тиеш әле? Кеше исән, ул анда сугышкан, күпме тазалагын биргән. Медальне вакытында алмавы аның хатасы түгел бит”, ди Фирая ханым.

Бүләк тиешле кешесенә эләгә

Сугышның авыр чакларында каһарманлык күп күрдем, әмма шул ук вакытта гаделсезлек тә бар иде, ди Мидхәт абый.

Мидхәт Сәхәбетдинов
“1944 елда полкны коткаручы булып мин калдым. Мине “Бөек Ватан сугышы ордены” белән, ә безнең батарея командирын “Кызыл йолдыз ордены” белән бүләкләргә куштылар. Ә батарея командирының бу каһарманлык эшенә бернинди катнашы юк иде.

Бер айдан бүләкләү вакытында полкның комиссары бу хатага игътибар итте. Миңа тиешле “Кызыл йолдыз орденын” миңа бирделәр. Ул вакытта миңа 21 яшь иде”, дип искә ала Мидхәт Сәхәбетдинов.

“Кайда да гаделсезлек...”

“Җиңү көнен дусларымны күмеп каршыладым. Бер снаряд чак кына миңа тия язып, янымдагы дустымны үтерде. Исән калуыма үзем дә аптырадым”, дип искә ала Мидхәт ага.

Сугыштан соңгы чорда да Мидхәт Сәхәбетдинов хезмәт иткән. 1965 елда майор исемендә лаеклы ялга чыккан. Ул вакытта Казанда Кирмәнендә хезмәт иткән булган ул.

“Мин армиядән бернинди фатир, бернәрсә дә алмадым. Төрле җирдә эшләдем. Институтта хәрби кафедрада эшләдем.

Университетта мин сугышта катнашкан хезмәткәрләргә багышлап, истәлек ташы куярга теләдем. Ул таш җиңүнең 25 еллыгына куелырга тиеш иде. Ләкин аны җиңүнең 30 еллыгына ачтылар. Ул Казан университетының юридик факультетына менгәндә баскыч янында тора.

Шул ташны елга портыннан алып кайтучы, чистартучы, яздыручы – ул мин. Анда 33 фамилия, ә барлыгы 99 булырга тиеш иде. Университет хезмәткәрләре ярдәмендә акча җыйдык. Шушы ташны ясаттык.

Университетка барсам, анда минем фамилия юк. Мин бер дә университетта эшләмәгәнмен икән. Минем эшемне Тагиров дигән кешегә язганнар. Мин эшләгән чакта ул аспирант кына иде. Бу ташны эшләүнең төп идеясен, төп эшен географактан Соловьев дигән кеше башкарды. Ләкин аның эшен дә башка кеше эшләде дип язып элгәннәр...”

Мидхәт абыйның 4 баласы бар. “Балаларым зурлар, олы малаема 61 яшь, иң кечкенәсенә 51 яшь. Кечкенә малаем Рөстәм Сәхәбетдинов го дигән уен төреннән 4 ел рәттән Русия чемпионы булды.

“Бакый абый бик дини кеше иде”

Фирая ханым – Мидхәт абыйның икенче хатыны. Гомер буе укытучы булып эшләгән ханым Бакый Урманчының туганы икән. Ул безгә Бакый Урманчы турында истәлекләрен сөйләде:

“Аның әнкәсе белән минем дәү әнием – бертуганнар. Үз әнисендә балалар бик күп булган, ул күбрәк минем дәү әнидә үскән. Ел саен җәй көне безгә кунакка килә торган иде.

Бакый абый бик акыллы кеше иде. 8 тел белә иде. Күп укый иде, скрипкада уйный, җырлый иде ул.

Ул бик дини иде. Коръәнне беренче битеннән соңгы битенә кадәр белә иде. XIV гасырдан алып Бакый абый ягыннан безнең нәсел – муллалар. Ул бер дә тавышын күтәрми иде. Һәрчак мөлаем гына сөйләшә иде”, дип искә ала Фирая Закирова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG