Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге Сирт шәһәренең халкы сугыштан кача


Сирт янындагы сугыш күренеше
Сирт янындагы сугыш күренеше
Либиянең Сирт шәһәрендә көчәеп киткән сугыш аркасында меңнәрчә кеше үз йортларын ташлап качып китә. Халыкара Кызыл Хач оешмасы хәбәр иткәнчә, шәһәрдә яшәүче 70 мең кешедән 10 меңе Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре саналган Сирттан башка урыннарга күченгән.

Либиянең яңа хакимияте гаскәрләре Каддафи сугышчылары арасындагы бәрелешләр һуманитар оешмаларның эшчәнлегенә нык комачаулый. Алар кала хастаханәсенә даруларны, электрогенераторлар эшчәнлеген тәэмин иткән ягулыкны хастаханәләргә җиткерә алмый.
XS
SM
MD
LG