Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Греция тагын акча өмет итә


Греция хакимияте Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды вәкилләре белән илгә чираттагы финанс ярдәмен күрсәтү буенча сөйләшүләр үткәрде.

Әлеге оешмалар берничә көн эчендә Грециядәге вәзгыятне өйрәнеп акча бүлеп бирү турында нәтиҗәләр ясаячак.

Афиннарда һәм илнең башка калаларында хакимият әзерләгән экономия һәм эш урыннарын кыскарту чараларына каршы протестлар дәвам итә.

Халык арасында ризасызлык тудырган әлеге чараларны үтәү Грецияне икътисади кризистан чыгаруга ярдәм итәчәк халыкара ярдәмне алу өчен шарт булып тора.

XS
SM
MD
LG