Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Бүген - бөтендөнья Аеклык көне


Бүген дөньяның күпчелек илләрендә Аеклык көне билгеләнә. Аның килеп чыгуы дөнья аеклык хәрәкәтенең әүзем әгъзасы Джон Финч белән бәйле. Ул бөтен гомерен кешеләрне аек тормышка җәлеп итүгә һәм исерткеч эчемлекләрне сатуга каршы көрәшкә багышлаган.

Аеклык көнен бүген Башкортстанда да билгелиләр, хәбәр итә «Башинформ». Башкала Уфага республика һәм Русиянең күп кенә шәһәрләреннән сәламәт тормыш рәвешен алга сөргән җәмәгать оемалары вәкилләре җыела. Алар тематик фильмнар караячак һәм «2011 елгы аек авыл» республика ярышы йомгакларын тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG