Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга түрәләре караклыкта гаепләнә


Премиянең дә төрлесе була
Премиянең дә төрлесе була

Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Исмәгыйль Хафизов һәм аның урынбасары Рим Сафиуллинга каршы җинаять эше кузгатылган. Алар алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнә. Хафизов үз премияләрен кануни дип әйтә, ә менә Алабуга мэры Геннадий Емельянов бу гаепләүләрне “сәяси заказ” дип бәяли.


Тикшерү органнары вәкилләре Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарына карата тикшерү эше кузгатылган дип әйтсәләр дә, бу җитәкчеләрнең исемнәрен әлегә әйтергә ашыкмый. Әмма 2010 елдан алып бу вазифаларны Исмәгыйль Хафизов белән Рим Сафиуллинның биләве һәркемгә мәгълүм.

Алабуга тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, шикләнелүчеләрнең икесе дә Русия җинаять кодексының 159нчы маддәсен бозуда гаепләнә. Ягъни Алабуга түрәләре үз вазифаларын башкарган вакытта алдау юлы белән акча эшләүдә шикләнелә.

Түрә үзенә премияләр язган

Җәй көне уздырылган тикшерү эше нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Хафизов үз-үзенә канунсыз премияләр язган. Икенче бер версиягә күрә, аңа бу эшендә Сафиуллин да ярдәм иткән.

Хафизов акча үзләштерү эшен 2010 елның ноябрь аеннан быелның июленә кадәр дәвам иттергән, ди “Коммерсант” газеты, Тикшерү идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп.

Түрә әлеге гамәлен, шәһәр мэрының алты күрсәтмәсе кысасында, үзен-үзе премияләү юлы белән алып барган. Нәтиҗәдә аңа 128 мең сум акча күчерелгән.

Икенче бер эпизодта Хафизовка тагын 70 мең сум акча күчерелгән. Тикшерү органнары мәгълүматларына караганда, монысында инде Сафиуллин зур тырышлык куйган. Ул үз вазифаларын бозып, җитәкчесенә премия бирү турында күрсәтмә чыгарган. Гәрчә ул мондый вәкаләтләргә ия түгел

Хафизов: “18 мең сумга яшәү авыр”

Исмәгыйль Хафизов үзенә бирелгән премияләрне канунга сыярдай, дип бәяли. Һәм ул бу акчаларны кире кайтарырга җыенмавын да белдерә.

Бу премияләрне ул, “Миңа башкарма комитетка эшкә күчкәндә 18 мең сум эш хакы тәкъдим иттеләр. Мин исә шунда ук тормыш алып бару өчен, үземә мондый эш хакының гына җитмәячәге турында белдердем.

Мин караклаша белмим һәм ришвәт тә алмыйм. Без алдан ук айлык премияләр булачагы турында килешеп куйдык. Бу гаепләүләргә карата борчылмыйм, әмма ачуым килә”, дип белдергән ул.

Емельянов: “Бу эш – сәяси заказ”

Хафизовка премия бирү темасының алдан сөйләшенүен һәм килешенүен Геннадий Емельянов та раслый. Мэр үз кулы астындагы түрәне тәртипле, гадел һәм җаваплы хезмәткәр дип бәяли. Аның сүзләренчә, җинаять эшен бераз ашыгып кузгатылган.

Моның белән беррәттән ул бу эшнең сәяси заказ белән башкарылу ихтималын да кире какмый. “Бу хакта уйлауга төрле сәбәпләр бар”, дип тә белдерә Алабуга мэры Геннадий Емельянов.
XS
SM
MD
LG