Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге иясенең вафат булганы ачыкланды


Ральф Стейнман
Ральф Стейнман
Медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләренең берсе АКШ-тагы Рокфеллер университеты профессоры Ральф Стейнман вафат булды.

Бүләк ияләрен игълан итү тантанасы бүген үтте. Ральф Стейнман исә 30 сентябрь көнне тантанага кадәр өч көн калганда гына вафат була. Нобель комитеты медицина һәм физиология өлкәсендә җиңүчеләрне билгеләндә профессорның үлеме турында белмәгән иде, хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Нобель комитеты кагыйдәләренә күрә, Нобель бүләге кеше үлгәннән соң бирелми. Шулай итеп, 10 миллион швед кронасын (1 миллион евро) америкалы Брюс Бётлер һәм Люксембургта туган, хәзер Страсбургта эшләүче Җүл Һоффман алачак. Алар тумыштан бирелгән иммунитетның үсеше өлкәсендәге ачышлары өчен бүләкләнә.
XS
SM
MD
LG