Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең яңа хакимияте Каддафи җиңелгәч билгеләнәчәк


Сирттагы бүгенге сугыш күренеше
Сирттагы бүгенге сугыш күренеше
Озак бәхәсләрдән соң Либиянең Милли Күчеш шурасы әгъзалары яңа хакимият оештыру турында килеште. Бу турыда шура башлыгы Мостафа Габдел Җәлил белдерде.

Яңа хакимиятнең эчтәлеге турында Мөәммәр Каддафинең сугышчылары тулысынча җиңелгәннән соң бер ай вакыт узгач кына игълан ителәчәк. Җәлил үзе һәм хәзер хакимият белән идарә иткән Мәхмүд Җибрил яңа кабинетка кермәячәге турында белдерде.

Милли Күчеш шурасы гаскәрләре бүген Каддафинең соңгы терәге саналган Сирт каласына яңа һөҗүмнәр башлады. 10 мең кеше өйләрен ташлап шәһәрдән чыгып китте. Һуманитар оешмалары вәкилләре сүзләренчә, каладагы вазгыять көннән көн кискенләшә бара.
XS
SM
MD
LG