Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:08

Бәхрәйн гыйсьянчыларына кырыс хөкем карарлары чыгарылды


Бәхрәйндә ел башында протест чараларында катнашкан 20 кешегә кырыс хөкем карарлары чыгарылды.

Хөкем ителгәннәр барысы да – шигыйлар. Алар март аенда Согуд Гарәбстан хәрбиләре ярдәмендә бастырылган баш күтәрүләрдә әйдәп баручылар иде.

Шулай итеп, 14 кеше гомер ахырына кадәр төрмәдә утырачак. 7 студент 15-18 елга иректән мәхрүм ителәчәк.

Узган атнада исә гыйсьянчыларга ярдәм иткән табиблар хөкем ителде. Әлеге карар хокук яклаучылар тарафыннан нык тәнкыйтьләнде.

XS
SM
MD
LG