Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Күптән түгел Удмуртиянең Балезино районы Падера авылында оешкан “Очрашу” ансамбленең IV Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашып, канатланып кайтулары турында сөйләгән идек. Ансамбль фестивальдә икенче урынга лаек булган иде. Бүген әлеге коллектив белән якынрак танышырга чакырабыз.


“Очрашу”ансамбле
өлкән апаларның эштән арынып, күңел ачу урыны гына түгел, алар борынгы җырларыбызны бер-бер артлы искә төшереп, аларны заманча җырлар белән бертигез сәхнәдән күрергә тели. “Шуңа да бүген олы сәхнәдә башкарылган җырлар безнең репертуарыбызда юк”, диде ансамбльнең җитәкчесе Асия ханым Касимова.

Дистәдән артык өлкән яшьтәге апалар еш очрашалар. “Әмма авыл халкының эше бетми, нинди дә булса мәшәкать туып тора”, ди Асия ханым. Репетицияләргә сигез-ун кешедән дә ким кеше килми.

Төрле мәшәкатьләрен төрле якка ташлап, апалар мәдәният йортына килеп рухи азык та туплый, күңелләрен дә күтәрә. Гаиләдә дә аларның бу шөгыленә җитди караш. Алар яшьтән халык күңелен күрергә өйрәнгән. Ансамбльнең иң өлкән әгъзалары – Гөлҗамал апа Касимова, Дания апа Тютина да элек-электән концертлар, спектакльләр куеп йөргән кешеләр.
Асия Касимова (сулда), Кәримә Энтентеева, Фатыйма Касимова


“Очрашу” ансамбле үз авылларында элек-электән җырланган җырларны башкара. Шуларның берсе “Солдатка озату” көе. Алар нәкъ шушы җыр белән “Түгәрәк уен” фестивалендә җиңү яулады да инде.

“Очрашу”ансамбле җитәкчесе Асия ханым элек солдатка озату йолаларын да исенә төшерде. “Элек солдатка озатканда егетләр җырлап, авыл буйлап уза иде. Гомумән, армиядә хезмәт итеп кайткан егетләргә караш та икенче иде”, дип сөйләде ул.

Апалар авылдагы башка йолаларны искә төшерде. Көлешеп тә алды. Фатыйма апа Касимова туйларның ничек узуы хакында сөйләде. “Элек магнитофон юк иде, гармунга кушылып җырлый идек, рәхәтләнеп бии идек”, диде Фатыйма апа.

1980-90нчы елларда авылда кыз урлау да гадәткә кереп киткән. Ул елларда кәләшләрен шулай урлап алып кайтучылар күп булган. Шундый “урланган кәләш” – Рәсимә Энтентеева. Аның сүз куешып йөргән егете Илдар, армиядән ялга кайткач, үз гаиләсенә алып кайткан. “Тормышыбыз уңды”, диде Рәсимә ханым.

Фатыйма апа Касимова яшь чакларында аулак өйләрдә күңел ачуларын әле дә сагына.

“Очрашу” ансамбленә йөрүчеләр үзләрен бердәм коллектив итеп тою өчен сәхнә киемнәре дә теккәннәр. Алар үткән гасыр урталарына кадәр авылларда бәби итәкле күлмәкләр, матур бизәкләр белән чиккән ак алъяпкычлар киеп йөргән татар хатын-кызларны хәтерләтә. Бу киемнәр үзләренә бик ошый.

Әлеге сәхнә киемнәрен алар затлырак күлмәкләргә алыштырырга ниятли. “Түгәрәк уен”да җиңүчеләргә тегү машинасы бүләк иткәннәр. Яңа киемнәр генә түгел, яңа җырлар да булачак.

Удмуртиянең Балезино районы Падера авылының өлкән яшьтәге апа-әбиләре милләтебезне, телебезне, борынгы гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны үсеп килүче буынга тапшыру юнәлешендә эш башлаган.

“Очрашу” төркемендә җитмешне тутырып, инде сигезенче дистәне җыючы апалар да бар. Җырчылар электән бу авылда башкарган җырларны яңадан сәхнәгә алып чыга, аларны яшьләр дә өйрәнеп калыр дип өметләнә.
“Очрашу”ансамбле

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG