Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Өлкәннәр көнендә сезне ничек котладылар?


1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне өлкән кешеләрне хөрмәтләп, алар өчен төрле чаралар үткәрү гадәткә керде. "Азатлык" хәбәрчесе казанлыларның бу бәйрәмне ничек уздырулары хакында белеште.


- Бу бик кирәкле бәйрәм. Бик әйбәт, балалар да котлады. Менә әле энциклопедия институтына китеп барам. Анда чәй өстәленә очрашуга чакырдылар. Хаклы ялга мин шуннан чыккан идем.

Мин – “Кичке шәфәкъ” , “Ак төннәр хәтере” дигән язма әсәрләр авторы Лерон Хәмидуллин. Быел гыйнварда “Дәрдемәнд” дигән әсәрем рус телендә басылып чыкты.

- Мине әле котламадылар. Әллә оныттылар инде. Ел да котлыйлар иде. Кызым тәмле-тәмле ризыклар: виноград, киви, шоколад алып килде.

- Әле дә исемә төшердегез әле. Минем бит 80 яшьлек әнием бар. Ул безнең белән яшәми. Без аңа өен җыештырышырга барып ярдәм итәбез. Бездән аңа шундый бүләк.

- Әбиемә чәчәкләр алдым да, котлыйм сине өлкәннәр көне белән, дидем.

- Мин дәү әниемә рәсем ясап бүләк итәргә уйлап торам.

- 40 ел табиб булып эшләдем, беркайчан да котлаганнары юк. Мин акчалата котлауга мохтаҗ. 9 мең сум пенсия алам. Шуның 4 меңе даруларга китеп бара, 3 меңе фатирга түләргә. Яшәргә 2 мең акча кала. Тормыш иптәшем вафат булганнан соң берүзем генә яшим.

- 70 яшьлек әнием бар. Ул озак еллар буе китапханәдә эшләде. Аны да, аның хезмәттәшләрен дә бәйрәмгә чакырмадылар. Музейда эшләгәннәрне генә чакырганнар, дип ишеттек.

- Мине берничек тә, беркем дә котламады.

- Мине Мөштәри урамындагы республиканың профсоюзлар комитетына чәйгә чакырдылар, шунда китеп барам әле. “Татхимрем”да профком председателе булып эшләнгән идем. Ул оешма хәзер “Оргсинтез”га керде инде.

Хәзер ялдамын. Аякларым авырта, инвалид. Бәйрәмгә дип чакыргач, бергә эшләгән дуслар белән очрашырга дип барам әле.

- Мин Юдинода укытучы булып эшләгән идем. Чакырдылар, әмма бара алмадым, өйдә генә утырдым.

- Безне, озак еллар буе Әүхәдиев исемендәге музыка һөнәри уку йортында укытучы булып эшләүчеләрне, шушы өлкәннәр бәйрәменә чакырдылар. Югары дәрәҗәле концерт карадык. Чәй өстәле әзерләгәннәр. Без бик канәгать булдык.

Мин бу уку йортында 20 елдан артык хуҗалык эшләре буенча директор ярдәмчесе булып эшлим. Без шушы өлкәннәр бәйрәменә багышлап кечкенә концерт әзерләп, чәй өстәле хәстәрләдек.

Алар бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очрашып, күңел ачып алсыннар дип. Мин Әлфия Әхмәтова-Ханбикова булам. Элек Казан нәшриятында редактор булып эшләгән идем.
XS
SM
MD
LG