Accessibility links

Кайнар хәбәр

Праймеризда катнашкан хөкемдар өстендә болытлар куера


Михаил Тарасенко
Михаил Тарасенко

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе рәисе Михаил Тарасенко өстендә болытлар куера башлады. Болытлар аның праймеризда катнашуы сәбәпле калыкты.


Эш шунда, Михаил Тарасенко Русия дәүләт Думасына праймеризда катнашып, беренче унлыкка керә алган иде. Ул беренче унлыкта соңгы урында тора.

“Агора” исемле хокук яклаучылар оешмасы моны Михаил Тарасенконың канун бозуы дип исәпли. Аңа караганда, “Судьяларның статусы” исемле канун буенча Югары мәхкәмә рәисе бернинди дә фиркаләрдә торырга тиеш түгел.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу уңайдан Михаил Тарасенконың бернинди дә фиркадә, шул исәптән “Бердәм Русия”дә дә әгъза булып тормавын, ә бары тик “Бөтенрусия халык фронты” үткәргән чарада гына катнашуын ирештерде.

Ләкин “Агора” хокук яклаучылары моның белән килешми, дәгъва әзерләргә җыена. Бу хакта “Агора” хокук яклаучысы Павел Чиков ирештерде.
XS
SM
MD
LG