Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Европа илләре Грециягә әлегә акча тапшырмаска булды


Евроны кулланган илләр Грециягә 8 миллиард евро күләмендәге чираттагы финанс ярдәмен тапшыруны кичектереп торырга карар кылды.

Еврозонадагы17 илләр финанс министрлары Грециянең үз финанс бурычларын үтә алу мөмкинлекләрен тагын бер кат тикшереп карарга ниятли. Моннан соң кредит бирү турындагы мәсьәлә 13 октябрьдә Евротөркем утырышында каралачак.

Европа Берлеге илләре һәм Халыкара валюта фонды Грециядә бурычлар кризисын туктату өчен җирле хөкүмәттән чыгымнарны кискен рәвештә кыскартуны таләп итә.

XS
SM
MD
LG