Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда сәясәтче хатын-кызларга янаулар килә тора


Гоһар мәктәп укучылары белән очрашуда
Гоһар мәктәп укучылары белән очрашуда

Пакстанның паштуннар күпчелекне тәшкил иткән талиблар басымы астында булган районнарында хатын-кызлар эшкә урнашу алдыннан мең кат уйларга тиеш булачак. Бигрәк тә сәяси эшкә урнашу куркыныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа да карамастан, кайбер хатын-кызлар сәясәт белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Кыска сары чәчле, үзе машина йөртүче, горур карашлы Бушра Гоһар һәрвакыт башка хатын-кызлардан аерылып тора. Бигрәк тә ул туып үскән Пакстанның паштуннар үзәге булган төньяк-көнбатышындагы Хейбер-Пакхтункхва вилаятендәге Җандһа авылында мондый хатын-кызларны очрату сәер булыр иде.

50 яшьлек Гоһар Пакстан парламенты вәкиле. Бу әлбәттә әлләни яңалык түгел, чөнки канун нигезендә, анда 20%ны хатын-кызлар тәшкил итәргә мөмкин. Әмма Гоһар Awami National Party паштун дөньяви милләтче фиркасе җитәкчесе урынбасары булуы белән алардан аерылып тора.

Күпчелекне консерватив карашлы ир кешеләр тәшкил иткән төбәктә аның бу тармакны сайлавы әлбәттә бик үзенчәлекле. Әмма Гоһар һәрвакыт хатын-кызларга үз хокукларын яклауда ярдәм итәргә хыялланып яшәгән. Ул хатын-кызлар сәяси өлкәдә карарлар кабул итүдә катнашырга тиеш дип саный.

Ул үз хыялларын тормышка ашыру максатыннан туган ягына кайтып хатын-кызлар өчен хөкүмәттән бәйсез оешма ачар алдыннан Кушма Штатларда югары белем ала. Моннан өч ел элек ул үзен Пакстан парламентында депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим итә һәм җиңеп чыгып әле дә бу вазифада кала.

Кызлар мәктәбе юк ителә

Паштуннарның сәясәткә аяк басуы иминлек өчен шактый куркыныч. Соңгы вакытларда Хейбер-Пакхтункхва вилаятендә Талибанның тәэсире артты һәм бу сайлаучылар белән очрашуга зур киртәләр куя.

Талибан сугышчылары барлык дөньяви тармакларга аяк чала. Пакстанның көнбатышында музыкаль әйберләр белән сәүдә итүчеләргә, мәктәпләр һәм хакимият оешмаларына һөҗүмнәр булгалап тора. Әмма Талибанның кырыс тәртипләреннән иң күп зыян күрүче ул – хатын-кызлар.

Сугышчылар тарафыннан йөзләрчә кызлар мәктәбе җимерелде һәм яндырылды. Эшләүче хатын-кызлар мәҗбүри рәвештә өйләренә кайтарып җибәрелде һәм аларга хиҗаптан йөрергә кушылды.

Гоһарга да янаулар булгалаган.

“Мин Талибаннан сәясәттән китүне таләп иткән язмача янаулар алдым”, ди ул.

Талибанның юкка гына куркытмавын һәркем яхшы белә. 2008 елдан бирле алар тарафыннан бу вилаятьтә өч югары дәрәҗәдәге сәясәтче үтерелде. Тагын икесе интихарчылар һөҗүменнән котылып кала алды.

Шуңа хатын-кызлар эшкә урнашырга ниятләсә, мең кат уйларга мәҗбүр була. Әгәр инде бу җәмәгать эше белән бәйле булса бигрәк тә куркыныч арта. Әмма Гоһар Талибан янауларына карамастан, сәясәт өлкәсендә үз эшен дәвам итәчәген әйтә.

“Без Талибан һөҗүменнәнме, яки башкачамы, берәр көнне барыбер һәрберебез үләчәкбез”, ди ул.

Хатын-кызлар үз тормышын яхшыртырга тели

Сваби авылы халкы төбәккә юллар салу һәм электр утлары сузуда дәүләт акчаларын алуга ярдәм иткәне өчен Гоһарны бик ихтирам итә. Әмма аның төп игътибары кызлар өчен мәктәп булдыру һәм хатын-кызлар мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлгән. Ул бернинди куркытулар да моңа аяк чалырга тиеш түгеллеген әйтә.

“Минем сайлау алды кампаниям вакытында Сваби районы авылларында өйдә утыручы хатын-кызларның сәясәт турында шактый белүе мине гаҗәпләндерде. Алар күп кенә ир кешеләр белән чагыштырганда сәясәт өлкәсендә мәгълүматлырак иде. Хатын-кызлар үз тормышларын яхшырту өчен мөмкинлекләр табарга теләүләрен әйтте”, ди ул.

Гоһар хатын-кызларның бу хыялларын тормышка ашыру өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Мисал өчен соңгы вакытта ул җирле хакимияттән Хейбер-Пакхтункхвада хатын-кызлар өчен спорт үзәге ачуда ярдәм итүне сорый.

Пакстандагы күп кенә сәясәтче хатын-кызлардан аермалы буларак, Гоһар гади гаиләдә үскән. Отставкадагы армия полковнигының кечкенә кызы булган Гоһар гаиләдә сәясәт белән шөгыльләнүче бердәнбер хатын-кыз.

“Әле сәясәткә килер алдыннан ук Гоһар һәрвакыт хатын-кызларга күбрәк хокук таләп итү чараларын яклап килде. 2005 елны ул Хейбер-Пакхтункхвада шәригать кануннарын кертүне күздә тоткан канун өлгесен ачыктан-ачык тәнкыйтьләүчеләрдән булды”, ди Свабадагы журналист Садиа Касыйм.

Инде министрлыкларда хатын-кызлар күренә башлады

Гоһар хатын-кызлар Пакстан сәясәтендә күбрәк катнашырга тиеш дип саный. Барлык диярлек сәяси партияләрдә хатын-кызлар өчен квоталар каралганын әйтә.

“Без эшләгән эшләргә карап бәя бирә торган җәмгыять булдырырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен хатын-кызларга тигез хокуклар бирү шарт”, ди ул.

Гоһар хакимияттәге Пакстан халык партиясеннән берничә хатын-кызны “югарырак дәрәҗәгә”, аерым алганда финанс, тышкы эшләр, юстиция министрлыкларына билгеләүне зур уңыш буларак бәяләде.

“Элек хатын-кызлар социаль яклау өлкәсенә генә билгеләнәләр иде. Хәзер парламент спикеры хатын-кыз, берничә парламент комитетына хатын-кызлар керә”, ди ул.

Ләкин кайберәүләр Гоһар юлларны төзекләндерү, газ, электр энергиясен булдыру урынына хатын-кызлар проблемаларын хәл итү өлкәсендә күбрәк эшләргә тиеш дип саный. Касыйм Гоһарны моның өчен тәнкыйтьләүчеләр булуын әйтә.

“Гаиләдә көч куллану бар. Намусыңны саклап үтерүләр, гаиләләр арасында электән килгән каршылыкларны бетерү өчен хатын-кызны дошман гаиләсенә бирү мәсьәләләре дә бар. Парламенттагы хатын-кызлар бу һәм башка тәртипләр һәм гадәтләргә каршы кануннарга үзгәрешләр кертүне башларга тиеш. Ул вакытта хатын-кызларның хәле гомумән үзгәрә ала”, ди ул.

Үз чиратында Гоһар кешеләр тормышына үзгәрешләр китерү өчен сәясәткә килүен әйтә һәм ул үз эше һәм яшәеше белән канәгать.

Гоһар беркайчан да кияүдә булмаган һәм баласы да юк.
XS
SM
MD
LG