Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Пакстанның көндәше Һиндстан белән мөнәсәбәтләр ныгытмакчы


Хәмит Карзай (у) белән Манмохан Сингх
Хәмит Карзай (у) белән Манмохан Сингх
Әфганстан президенты Хәмит Карзай бүген Һиндстанга эш сәфәре белән килде. Аның Һиндстан җитәкчелеге белән очрашуы Пакстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшкән вакытка туры килә. Ә Пакстан, билгеле булганча, Һиндстанның күптәнге көндәше.

Карзайның Һиндстан премьер-министры Манмохан Сингх белән очрашты. Алар икеяклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән килешүләрне имзалаячак.

Һиндстан һәм Әфганстан җитәкчелеге Пакстан хакимиятен һинд һәм әфган җирләрендә һөҗүмнәр оештырган кораллы сугышчыларны яклауда гаепли.
XS
SM
MD
LG