Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

2011 елның 14 октябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән 106нчы сезонны ача.


Сентябрь ахырында Камал театрында Мәскәүнең Кече драма театры (Малый театр) гастрольләре узды. Якын арада Камал сәхнәсе Миланның Пикколо театрына биреләчәк.

“Пикколо театро ди Милано” Казанда 8 һәм 9 октябрьдә Карло Гольдонинең “Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе” кебек танылган әсәрен күрсәтәчәк. Бу әсәр театрда 1947 елдан бирле бара икән.

Италия театрының әсәрләренә билетлар Мәскәүдәгедән күпкә арзанрак булыр дип көтелә. Шуңа оештыручылар билетларны казаннар гына түгел, Мәскәү һәм күрше шәһәрләрдән килгән тамашачылар да алыр дип көтә. Билетлар 800дән алып 4 мең сумга кадәр тора.

"Зәңгәр шәл” кайта

Ә Камал театры яңа сезонда берничә яңа проект әзерли. 106нчы сезонның зур премьерасы “Зәңгәр шәл” спектакле булыр дип көтелә. Ул, гадәттәгечә, 7 ноябрь – режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көненә багышланган премьера булачак. Спектакльнең куючы режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

“Зәңгәр шәл”дә Ишан ролен уйнаячак Әсхәт Хисмәт, бу спектакль нәкь Тинчурин вариантында куела, диде:
106нчы сезон "Яшь йөрәкләр" белән ачыла

“Бәлки кемдер бу спектакльне премьера дип тә атамас, ләкин без аны премьера дибез. Тинчурин китабында ничек язган, бу спектакль нәкъ шундый булачак.

Ни өчен “Зәңгәр шәл”, дип сораучылар да булыр. “Зәңгәр шәл” ул театрның репертуарында булырга тиеш, “Галиябану” да булырга тиеш: бу безнең “йөзек кашларыбыз”. Гастрольләр белән кая барсак та, “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Казан сөлгесе”н сорыйлар.

Сәхнәне бизәүче Сергей Скоморохов: “Без татар халкы өчен “Зәңгәр шәл” ни аңлата, дигән мәсьәләгә уйландык. Бу сорауга җавапны спектакльдә дә табып булыр, дип уйлыйм.

“Зәңгәр шәл”дәге бизәкләр ниндидер музейларда тәкъдим ителә торган сыман булмаячак. Ул тормышчан булачак. Әлбәттә, анда читекләр дә, чабата да булачак. Алар бит халыкта булган”, диде.

Иж Буби – үрнәк һәм гыйбрәт

Бу сезонда тагын берничә премьера көтелә. Аларның берсе – Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” әсәре. Спектакль Сталин репрессияләре чорында һәлак булган кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимә Мөхлисә Иж-Бубига багышланган.

Ркаил Зәйдулланың бу әсәре “Яңа татар пьесасы-2010” бәйгесендә Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булган иде. Премьера “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында декабрь аенда узар дип көтелә.

Ркаил Зәйдулла бу әсәрне татар милләтенең бүгенге проблемаларына бәйләгән:

Ркаил Зәйдулла
“Ни өчен мин бу Буби язмышына мөрәҗәгать иттем? Чөнки Бубилар – безнең татар тарихында зур урын калдырган кешеләр. Аларның язмышы фаҗигале булган.

1911 елда ук Иж-Бубидагы мәдрәсәгә патша кешеләре һөҗүм ясый һәм аны ябалар. Минем бу тарихи темага мөрәҗәгать итүем иң беренче чиратта, бүгенге вазгыятькә бәйле. Бүгенге проблемаларыбыз шул заманга ук барып тоташа.

Һәм, икенче яктан, минем субъектив фикерем буенча, җәмгыятьтәге татар хатын-кызларының урынын күзәтүләремнән чыгып әйтәм: милләтнең төп юлыннан читкә тайпылу безнең татар кызларына хас.

Ә Мөхлисә Буби шәкертләрен милли рухта тәрбияләгән. Аны кулга алгач та ул беркемне дә сатмый, үзенең гаебен дә танымый. Миңа калса, ул бүгенге хатын-кызларыбызга үрнәк һәм гыйбрәт”, диде Ркаил Зәйдулла.

Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев, бу пьесада беренче чиратта дини кешенең ихтыяр көче чагыла, диде.

Татарда фэнтези булырмы?

Камал театрының яңа сезонында шулай ук “Яңа татар пьесасы-2010” бәйгесендә “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясендә җиңү яулаган Илгиз Зәйниевнең “Ак чәчәкләр иле һәм Кара көчләр” әсәре куела.

Спектакльнең режиссеры Радик Бариев, бу спектакль ниндидер фэнтези жанрында булачак, ул күп вакытларын компьютер каршында уздырган яшүсмерләр өчен эшләнә, диде.

Спектакль инновацион технологияләр һәм заманча театраль ысуллар кулланып, шоу форматында әзерләнә икән.

Чит ил әсәрләре

Камал театрында узган матбугат очрашуында яңа 106нчы сезонда чит ил әсәрләре дә сәхнәләштерелер дип әйтелде. Алар – Карло Гоцциның “Хан кызы Турандот” һәм Йон Фоссеның “Бермәлне җәй көнендә” (Однажны летним днем”) әсәрләре.

Камал театрында матбугат очрашуы. 4 октябрь 2011 ел
“Хан кызы Турандот” – Татарстан белән Кытай проекты. Аның режиссеры – Ма Дженгхонг. Бу әсәр – Кытай халкы белән дәвамлы стратегик мәдәни элемтәләр булдыру максатыннан оештырылган беренче театраль проект.

Проект Татарстан республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның шәхси патронажлыгы ярдәмендә башкарыла. Пекин һәм Шанхай шәһәрләренең әйдәп баручы театрлары белән алмаш гастрольләр оештыру да планда тотыла икән.

Ә Норвегия драматургы Йон Фоссеның “Бермәлне җәй көнендә” әсәрен Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә. Спектакль махсус Кече сәхнә өчен куела.

Сәхнәдә “Кыямәт”

Бу сезонның тагын бер зур премьерасы – Гаяз Исхакыйның “Кыямәт” әсәре. Театр белгече Нияз Игъламов фикеренчә, бу – Гаяз Исхакыйның иң уңышлы әсәрләренең берсе. Аны режиссер Лилия Әхмәтова куярга әзерләнә. Әсәр бүгенге көн өчен дә актуаль булган юк-барга ышануның акылдан өстенлек итү темасына багышланган.

Фестивальләр, гастрольләр

7 октябрь көнне камаллар Алтай республикасы Горно-Алтайск шәһәрендә узачак “Желанный берег” күчмә театр фестивалендә катнашачак. Анда Гогольнең “Акылдан язган кеше язмалары” спектакле(режиссер Альберт Гаффаров) күрсәтеләчәк.

Нияз Игъламов: “Бу – фестиваль критерийларына туры килгән әсәр. Фестивальдә йә тарихи, йә классик әсәр күрсәтергә кирәк, һәм режиссерның яшь булуы мөһим иде”, дип аңлатты.

31 октябрьдә камаллар Мордовия республикасы Сарански шәһәрендә узучы “Штатол” милли театрлар фестиваленә Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре”н алып барырга планлаштыра.

Ә ноябрь аенда Әстерхан шәһәренә гастрольләр көтелә. Камалларның Әстерханга 11 ел барганнары юк. Әстерхан тамашачысына “Яшь йөрәкләр”, “Телсез күке”, “Бабайлар чуагы” спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

2011 елның 27 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан республикасы көннәре кысаларында “Зәңгәр шәл” куелачак.

Декабрьдә “Һөнәр” III Бөтенрусия яшь татар режиссурасы фестивале узачак. Ә инде 2012 елның июнь аенда “Нәүрүз” II Халыкара төрки халыкларның театраль-агарту форумы узачак, дип көтелә.

Кече сәхнәне үстерү

Яңа сезонда театрның кече сәхнәсен камилләштерү көтелә. Төрле шигърият кичәләре, театрлаштырылган концертлар, юбилей һәм искә алу кичәләре әзерләнә. Шулай ук театр каршында даими рәвештә эшләүче ирекле оешма – “Театр сөючеләр клубы”н оештыру планлаштырылган.

Юбилейлар

106нчы сезонда юбилейлар, искә алу кичәләре күп булачак. Аларның беренчесе 17 октябрь көнне узачак. Ул Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаковның 100 яшьлек юбилеена багышланган.

Шулай ук театрның әйдәп баручы артистлары Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәт, Фирая Әкбәрованың, Щепкин исемендәге училищенең татар студиясе чыгарылышының 50 еллыгы, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең, баш рәссам Сергей Скомороховның юбилей кичәләре булыр, дип көтелә.

Күренекле артистлар Гөлсем Камская, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Касим Шамил һәм башкаларны искә алу кичәләре уздырылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG