Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закиров: "Австралия татарлары Татарстан икътисады өчен артык кашык булмаячак"


Ринат Закиров һәм Искәндәр Мөфлиханов
Ринат Закиров һәм Искәндәр Мөфлиханов

Сишәмбедә Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкиллекнең Сингапур һәм Австралиягә булган сәфәрләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар.


Татарстан президенты берәр чит илне сәфәр кылганнан соң, аның ярдәмчесе, тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов икенче атнада ук каләм ияләрен җыеп, бу сәфәр нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерүне кулай күрә.

Президентның Сингапур һәм Австралия сәфәрләреннән соң да шулай булды. Тик бу очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та килгән иде.

“Бездә яхшы тауарлар бар, аларны таныта белергә кирәк”

Искәндәр Мөфлиханов үз чыгышын президентның Сингапур сәфәреннән башлады. Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов, Сингапур-Русия эш форумында катнашып, чит ил эшмәкәрләрен Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре белән таныштырган, аларны республикага килеп, капитал салырга чакырган.

Президент ярдәмчесе сүзләренчә, Татарстан үзендә сыйфатлы тауарлар җитештерә белсә дә, бу тауарларны тиешенчә пиар ясап сата алмый.

"Бүгенге көндә безнең максат – үзебездә җитештерелгән тауарларны чит ил эшмәкәрләренә тәкъдим итү, эшкуарлыкны үстерү. Тик, кызганыч, безгә үзебезне таныта белү сәләте җитми әле. Моның өчен, сезнең, ягъни журналистларның да ярдәме кирәк" дип, ул каләм ияләренә эндәште.

Татарстан әлеге зур халыкара форумда быел алтынчы мәртәбә катнашкан. Республиканың капитал салу мөмкинлекләрен Көнчыгыш Азия илләренең эре ширкәтләре җитәкчеләренә тәкъдим итү аерым бер урын алып торган.

Мөфлиханов, монда эшлекле сөйләшүләр булды дисә дә, нинди килешүләр булачагы турында әйтү иртәрәк, контрактларга кул куяр алдыннан без сезгә хәбәр итәрбез, дип белдерде.

Бер сәфәрдә өч форсат

Сингапур сәфәре Татарстанга башка мөмкинлекләр дә ачкан кебек күренә.

"Бу форумга, махсус безнең белән очрашырга дип, Индонезия һәм Малайзия эшкуарлары да килгән иде. Малайзия белән бәйләнешләребез булса да, Индонезия капиталы белән очрашу нәкъ менә Сингапурда тормышка ашты", дип белдерде ул.

Сингапур сәфәре турында сөйләгәндә Мөфлиханов, Татарстанның “беренче карлыгачы” дип аталган Яшел Үзәндә төзелгән тиз йөрешле А-145 көймәсенең дә тәкъдим ителүен белдерде. Шулай итеп, Татарстан заводында эшләп чыгарылган көймәләрне моннан ары Вьетнам белән беррәттән Сингапур кебек илләрдә дә белә һәм сатып ала башларлар, мөгаен.

16 елдан соң кабат Австралия

Татарстан президенты Сингапурдан соң, Австралиягә сәфәр кылган. Әлеге илгә Татарстанның рәсми вәкиллеге инде 1995нче елдан бирле барып чыга алганы юк иде, дип белдерде ул.

Сәфәр вакытында Австралиянең ит җитештерү ширкәтләре белән Татарстанда ит җитештерү тармагында хезмәт күрсәтәчәк мегаферма төзү турында конкрет сөйләшүләр алып барылган.

Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында Австралия тәҗрибәсеннән файдалану максатыннан республикада эшче төркем дә төзеләчәк икән.

Австралия татарлары туган телдә сөйләшә...

Президент ярдәмчесе сүзләренчә, Австралиядә эшлекле сөйләшүләр белән беррәттән, анда яшәүче татарлар белән дә очрашу булган.

"Аларның барысы да үз туган телләрендә сөйләшә, гореф-гадәтләрен саклап яши, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен яттан белә, милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Без аларга карап бер яктан сөендек, икенче яктан Татарстандагы татар яшьләренең үз туган телләрендә сөйләшә белмәүләрен күз алдына китереп, борчылдык та", ди Мөфлиханов.

Шул урында сөйләшүгә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кушылды. Ул Австралиядә яшәүче татарларның бу илдәге тормышларына кагылышлы саллы гына мәгълүмат биргәннән соң, сорауларга да җавап бирде.

Татарстан белән Австралия татарлары арасындагы хезмәттәшлек нинди өлкәдә бара алыр икән, дигән сорауга каршы, "андагы татарлар Татарстан икътисады өчен артык кашык булмаячак, һәр өлкәдә республикага үзләреннән өлеш кертергә әзерләр", диде ул.

"Австралия татарлары арасында төрле өлкәләрдә эшләүчеләр бар. Татарстан белән алар арасындагы хезмәттәшлек интеллектуль тармакта була ала. Андагы татарларның Татарстан белән кызыксынулары бик көчле.

Милли хәрәкәт, милли тамырлар белән, бүгенге көндә татар милләтенең торышы белән кызыксыналар. Бу диаспора Татарстан өчен бик мөһим", дип белдерде Закиров.

Аның сүзләренчә, Австралиядәге татарларның Татарстаннан имам сорап ясаган мөрәҗәгатьләре дә җавапсыз калмаячак.

"Алар имам гына түгел, укытучылар җибәрүне дә сорый. Пиар-чараларда катнаштыру өчен яшьләр белән дә кызыксыналар. Анда барырга теләүчеләр булачак.

Безгә өч гаилә мөрәҗәгать итте инде, Австралиягә күчәргә теләүләрен белдереп. Татар халкы бик уңган, бик өлгер бит: юкка гына бөтен дөнья буйлап сибелмәгән инде. Бүгенге көндә татарлар дөньяның 37 илендә берләшеп яши", дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Түрәләр брифингларны татарча уздырырмы?

Шунысы гаҗәп, Австралия татарларының туган телдә сөйләшүләренә карата соклану белдерелсә дә, мондый брифинглар күбесенчә урыс телендә генә алып барыла. Монысында да шулай булды. Бары тик брифинг ахырындагы сорауларга гына татарча җавап бирелде.
XS
SM
MD
LG