Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай Пакстанга каршы Һиндстан белән дуслаша


Һиндстан премьер-министры Манмохан Сингх (у) Әфганстан президенты Хәмит Карзайны Дәһлидә сәламли
Һиндстан премьер-министры Манмохан Сингх (у) Әфганстан президенты Хәмит Карзайны Дәһлидә сәламли

Әфганстан президенты Хәмит Карзай бу көннәрдә Һиндстанга эш сәфәре ясый. Аның Һиндстан җитәкчелеге белән очрашулары Пакстан белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшкән чорына туры килә. Күптән түгел генә Карзай Пакстанны талиблар белән көрәшүдә икеяклы уен алып баруда гаепләде.

“Пакстанның исламчы хакимияте Әфганстанда тынычлык һәм иминлек урнаштыру мәсьәләләрендә безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләми. Бу бездә зур ризасызлык тудыра”, - диде Хәмит Карзай халыкка телевидение аша ясаган мөрәҗәгатендә.

Әфганстан президенты илдә эчке каршылыклар тудыру өчен җаваплыларны әфган-пакстан чигенең теге ягында эзләргә кирәклеге турында инде күптәннән ишарәләп килә. Карзай фикеренчә, НАТО “сугышны тиешле илдә алып бармый”. “Терроризмны монда эзләргә кирәкми”, - ди ул.

Пакстан-Әфганстан каршылыгы Раббани үлгәч кискенләште

Карзай бу кискен белдерүләрен талиблар белән сөйләшүләрдә мөһим роль уйнаган Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани үтерелгәч ясый башлады. Әфган ягы белдергәнчә, Раббанины шартлатып үтергән интихарчы чыгышы белән Пакстаннан иде.

Шулай итеп әфганнар Раббанинең үлеме өчен җаваплылыкны “Талибан” белән бәйле булган Хаккани радикал төркеменә йөкләде. Ләкин хакканилар үзләре Би-би-сигә биргән интервьюларында моны инкарь иттеләр. Әфганнар шулай ук әлеге җинаятьттә Пакстан махсус хезмәтләренең эзе дә бар дип әйтте.

Исламабад боларны катгый кире кага. Нәтиҗәдә, Хәмит Карзай талиблар белән солых сөйләшүләрен алып бармаячагын белдерде. Пакстан махсус хезмәтләренең эшчәнлегеннән соңгы вакытта АКШ хәрбиләре дә канәгатьсезлек белдерә башлады. Күптән түгел генә Американың югары хәрби җитәкчелеге Пакстан төп күзләү хезмәтен ISI-ны талиблар белән хезмәттәшлектә һәм аларга ярдәм күрсәтүдә турыдан-туры гаепләде. Пакстан бу гаепләүләрне дә кире какты. Һәм АКШ-ның төбәктәге тугры беректәше булудан ваз кичүе белән янады.

Исламабад ике арада кысылып калудан курка

Пакстанның Әфганстандагы кайбер радикал төркемнәрне, шул исәптән хакканиләрне яклавы төбәктәге катлаулы сәяси уеннарның чагылышы булып тора. Пакстан хөкүмәтенең Хәмид Карзай белән мөнәсәбәтләре беркайчан да шәптән булмады. Шуның өчен Әфганстан, мәсәлән, икътисади эшчәнлекне күбрәк Пакстанның дошманы саналган Һиндстан, шулай ук Иран һәм Русия белән алып бара.

Исламабад илдә үз мәнфәгатьләрен үткәрүдә радикаль төркемнәрне кулланырга мәҗбүр, ди белгечләр. Аларның Карзай хакимиятенә зыян китерерлек операцияләрендә ярдәм итеп килә. Пакстан күбрәк Әфганстандагы паштун кабиләләре белән хезмәттәшлек итә. Чөнки илдә яшәүче үзбәкләр, таҗикларның башлыклары Иран, Һиндстанга якын тора. Соңгы вакытта Америка ярдәмендә гаскәрләрен ныгыткан Әфганстан да Дәһли белән мөнәсәбәтләрне ныгыта башлады. Пакстан хәрбиләрен бу нык борчый. Алар ике арада кысылып калудан курка.

Шулай итеп, соңгы вакытта Әфганстанның Пакстан белән мөнәсәбәтләре шулай ныклап бозыла башлаганы бер дә гаҗәп хәл түгел. Күрәсең, күрше илгә тагын да ныграк тәэсир итәр өчен Хәмид Карзай Һиндстанга эш сәфәрен ясарга була.

Билгеле булганча, Пакстан Һиндстанның күптәнге көндәше. Бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр Кашмир мәсьәләсенең хәл ителеп бетмәве белән бәйле. Кабул Һиндстан белән зур икътисади килешүләр төзәргә җыена. Хәмит Карзай һиндларга Әфганстанда файдалы казылма байлыкларын эшкәртү буенча күпмиллиардлы контрактлар бирергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG