Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрби чыгымнарын кыскартырга җыена


Леон Панетта
Леон Панетта
АКШ саклану өчен тоткан казна чыгымнары якында кыскарту көтә һәм моннан соң Вашингтон НАТО програмнарын финанслаудагы дефицитны каплый алмаячак. Бу турыда АКШ Саклану министры Леон Панетта белдерде.

Панетта бу көннәрдә Брюссельдә НАТО илләренең саклану министрлары җыелышында катнаша. Аның сүзләренә караганда, дөньяда финанс тотрыксызлыгы дәвам иткәндә НАТО әгъзалары иминлек өлкәсендәге эшчәнлеген яхшыртырга тиеш.

Брюссельдәге җыенда саклану министрлары шулай ук Либия һәм Әфганстанда дәвам иткән хәрби операцияләр турында фикер алышачак.
XS
SM
MD
LG