Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

Беларуста киңкүләм чаралар үткәрүне кырыслатмакчылар


Минскидагы "кул чабу" протестыннан бер күренеш

Минскидагы "кул чабу" протестыннан бер күренеш

Белорус Милли җыен Вәкилләр пулаты “Киңкүләм чаралар турында”гы канунга үгәрешләр кертте. Документ әлегә бастырылмаган. Аның кабул ителүе “ябык ишекләр” артында узды.

Хәзергә билгеле булганча, яңа канунда “кешеләрнең бер җирдә җыелышып тик торуы” турында өстәмә бар. Анда шулай ук киңкүләм чаралар үткәрүнең яңа кагыйдәләре язылган. Алар протестларда катнашучыларның җаваплылыгын арттыра һәм тәртип саклаучыларга тагын да зуррак хокуклар бирә.

Әлеге канун өлгесен Беларус Эчке эшләр министрлыгы җәйдә үк парламентка тәкъдим иткән иде. Моңа республикада атна саен узган "кул чабу" һәм "сүзсез" протест чаралары сәбәпче иде. Тәртип саклаучылар аларны рөхсәт ителмәгән чараларга тиңләргә чакырды.

“Киңкүләм чаралар турында”гы канунга үзгәрешләрне якын көннәрдә Республика Шурасы караячак.

XS
SM
MD
LG