Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 00:55
Эстониянең Маарди шәһәрендә “Чәк-чәк” бәйрәме үтте. Аны җирле татар мәдәнияте җәмгыяте оештырды. Чарага күрше Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт оешмасы һәм Литва яшьләре катнашты.

Чара Балтыйк буе илләренең татар һәм башкорт яшьләре арасында дуслыкны ныгыту максатында үткәрелде. Яшьләр төрле ярышлар әзерләгән, бәйрәм кунаклары өчен концерт күрсәткән.

Әйтергә кирәк, “Чәк-чәк” бәйрәме Балтыйк буенда инде ике ел рәттән үткәрелә. Беренче тапкыр ул Ригада узды. Киләсе елны исә татар-башкорт яшьләрен Литва җыячак, хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

XS
SM
MD
LG