Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Карзайны үтерергә җыенган төркем кулга алынды


Хәмит Карзай
Хәмит Карзай
Әфганстанда Хәмид Карзайның үтерүен әзерләүдә шикләнгән 6 кеше кулга алынды. Илнең Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, җинаять Карзай Һиндстанга киткәч фаш ителде.

Тоткарланучыларның исеме әйтелми. Башка нечкәлекләр турында да әлегә билгеле түгел.

Соңгы айларда Әфганстанда Хәмит Карзайның берничә якын теләктәше һәлак булды. 20 сентябрьдә талиблар белән солых сөйләшүләрен алып барган экс-президент Борһанетдин Раббани үтерелгән иде.

Июльдә Карзайның абыйсы – тәэсирле сәясәтче Әхмәд Вәли Карзай һәлак булды, ә берничә көн алдан президент киңәшчесе Җан Мөхәммәд үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG