Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа Русия белән Кытайның Сүрия резолюциясенә каршы чыгуын тәнкыйтьли


БМО Иминлек Шурасы утырышында
БМО Иминлек Шурасы утырышында
АКШ һәм аның Европа беректәшләре Россия һәм Кытайның БМО Иминлек Шурасында Сүрия резолюциясенә вето куюын тәнкыйтьләп чыкты. Документта сүз чикләүләр турында булмады, диләр алар. Анда әгәр Сүрия баш күтәрүчеләрне җәзалаудан баш тартмаса, илнең хакимиятенә каршы чаралар күреләчәге турында әйтелгән иде.

БМО-дагы АКШ вәкиле Сьюзан Райс резолюциянең кабул ителмәвенә ризасызлык белдерде.

Британия белән Португалия ярдәмендә документны әзерләгән Франция һәм Германия БМО-дагы сайлау көнен Сүрия халкы өчен «моңсу көн» дип атады.

Сүрия исә әлеге сайлауларны «тарихи» дип бәяләде.

Русиянең БМО-дагы вәкиле Виталий Чуркин исә Мәскәүнең резолюциягә каршы килүен документта «Сүриягә хәрби һөҗүмнең мөмкин булмаячагы» турында әйтелмәве белән аңлатты.

Кытай исә документның эчтәлеген Сүриягә “сукырларча басым ясау” дип атады.
XS
SM
MD
LG